Рөстәм Миңнеханов “Транснефть – Прикамье” акционер җәмгыятенең яңа административ бинасында булды
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Транснефть – Прикамье” акционер
җәмгыятенең яңа административ бинасында булды. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, “Транснефть
– Прикамье” акционер җәмгыятенең генераль директоры Роберт Галиев һ.б. озата
йөрде.
“Транснефть – Прикамье” акционер җәмгыятенең 2014 елның
июлендә төзелә башлаган күп катлы офис бинасы Казан үзәгендә - Н.Ершов урамы,
20 адресы буенча урнашкан. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар
компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән
таныштылар.
Шуннан соң кунаклар компаниянең баш инженер бүлмәсен һәм
генераль директорның кабинетын карадылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук актлар залын, заманча
җиһазландырылган аш бүлмәләрен карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.