(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген иртән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Шәһәр панорамасы” күргәзмә үзәгендә
булды. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова,
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы
мәдәният министры Айрат Сибгәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, биредә
Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр урнаштырылган, шәһәр үсеше, аның архитектурасы
һәм тарихы этаплап тәкъдим ителә.
Экспозиция белән танышу беренче каттагы холлда башлана –
монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган
экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә. Экскурсия барышында
аңлатмаларны “Шәһәр панорамасы” ҖЧҖ директоры Ольга Вәлиева биреп барды.
Икенче катта “Казан лабиринты” экспозициясе урнаштырылган –
монда Казанның Иске Татар бистәсе тормышы белән танышырга мөмкин, витриналарга
архив фотографияләре һәм башка документлар куелган.
Күрше бүлмәдә – “Шәһәр өстеннән очыш” аттракционы: сигез
метрлы экран (видеодивар) кош оча торган биеклектән Казанның панорама
күренешләрен күрсәтә. Экран белән джойстик ярдәмендә идарә итеп була.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата баручы затларга иске Казан
һәм шәһәр гербында Зилант сурәте барлыкка килү тарихы турында анимацион фильм
күрсәттеләр.
Икенче катның бер бүлмәсе иске трамвай рәвешендә эшләнгән.
Өченче катта шәһәр макетлары урнаштырылган. Бу – хәзерге
шәһәр төзелешенең 1:320 масштабындагы макеты, шәһәрнең 18 гасырдагы тарихи
макеты 1:400 масштабында һәм 15-16 гасыр Казан ханлыгы тирәсендәге территорияләр
макеты 1:1000 масштабында.
Күргәзмә үзәгендә “Тулыландырылган хакыйкать” аттракционы
бар – монда килүчеләр видеодиварда бер-бер артлы алмашынып торучы тарихи
персонажлар белән фотога төшә алалар.
Бирегә килүчеләрнең барысына да керү урынында экскурсиядә мөстәкыйль
йөрү индивидуаль планшет-аудиогидлар таратачаклар. Биредә кафе, балалар зонасы
эшләячәк. Комплекска берьюлы 120 кеше керә ала.
Барлык экспозицияләр дә заманча цифрлы технологияләр
кулланып эшләнгән.
Тарихи материалны бик кызык тәкъдим иткәннәр, диде Рөстәм
Миңнеханов. “Шәһәр панорамасы” кайчан ачылачак, дип кызыксынды җитәкче. Кышкы
каникуллар вакытында эшләсә, балалар бик кызыклы вакыйгалар белерләр иде, диде
Рөстәм Миңнеханов.
Киләчәктә “Шәһәр панорамасы” үзәгенә күп санлы туристлар,
Казан кунаклары керә алачак, республиканың муниципаль районнарындагы укучылар
өчен экскурсияләр оештырылачак дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.