(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркы
территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР
Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан Мэры
Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Бу елны Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10-нчы
сентябрьдән эшли башладылар. Казанда сәүдә 10 эре мәйданчыкта, Чаллыда исә 3
җирдә алып барылды. Шулай ук сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен “Яңа Тура”
технополисы территориясендә алып була (Яшел Үзән районы, Октябрьский ав.).
Хәзерге вакытта инде 15 ярминкә уздырылган. Сәүдә
мәйданчыкларында 900 млн. сумлык продукция сатылган. Шәһәр халкы ит, сөт,
йомырка, ярмалар һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алалар, биредә
бәяләр 20-30 %-ка арзанрак.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, товарларның
сыйфатын бәяләде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
ТР Президенты Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә
ярминкәләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, әлеге
чаралар шәһәр халкы һәм авыл халкы арасында бик популяр.
Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хакимият
вәкилләренә фермерларга ярдәм итәргә һәм кирәкле шартлар булдырырга өндәде, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.