(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – минем тарихым” (“Россия -
моя история”) зур күләмле мультимедиа күргәзмәсе проекты белән танышты. Әлеге
мәйданчык киләсе елга Казанда ачылачак. Республиканың Хөкүмәт йортында үткән презентацияләү
кичәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Премьер-министр
урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. катнашты.
Чыгыш ясаучы Васыйл Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, моннан нәкъ
бер ел элек Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ)
территориясендә яңа мәгариф-агарту проекты - “Россия – минем тарихым” тарихи
паркы ачылган. Аңа 2013 елда 1,5 млн кеше караган “Минем тарихым” экспозицияләр
циклы нигез итеп алынган. Бу хәлдән соң тарихи паркның төбәкләрдә
мәйданчыкларын ачу турындагы карар кабул ителгән. Шулай итеп, 2017 елда “Россия
– минем тарихым” тарихи паркы тарихи үзәкләре Россиянең 25 шәһәрендә, шул
исәптән Казанда пәйда булачак.
Бүген “Россия – минем тарихым” төбәк күргәзмәсенең
концепциясе әзерләнә, аңа Татарстан һәм татар милли дәүләтчелеге тарихы керә
һәм бу 2020 елда бәйрәм ителәчәк ТАССР оешуының 100 еллыгы алдыннан бигрәк тә
актуаль, диде Васыйл Шәйхразиев.
“Россия – минем тарихым” тарихи паркы мәйданчыгын Казанда
киләсе елның соңгы кварталында ачу күздә тотыла, дип хәбәр ителә ТР Президенты
матбугат хезмәте.