(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Алсу Сафина). Казан
Мэры Илсур Метшин традиция буенча ел нәтиҗәләренә йомгак ясау өчен Казан
ратушасында федераль, республика һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласы җитәкчесе бер сәгать дәвамында журналистларның
социаль өлкәгә, Казан шәһәр Думасының соңгы сессиясендә какбул ителгән 2030
елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясенә, Башкарма комитет өчен
кадрлар резервы, юл тамгаларына, метро төзелешенә, яңа зооботаника бакчасына
зебралар сатып алуга кагылышлы бик күп сорауларына җавап бирде.
Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
катнашында үткән ТР Инвесторлар клубы утырышыннан соң туп-туры журналистлар
белән очрашуга килде һәм көттерергә мәҗбүр булганы өчен гафу үтенде. “Инвесторлар
клубында әле генә яңа ел алды очрашуы тәмамланды. Яңа офис ачтык. Бик заманча
һәм матур”, - диде Илсур Метшин.
“Юлда килгәндә уйлап киләм, шулкадәр “узынып” беткәнбез,
2013 елгы Универсиада яки 2015 елгы FINA дөнья чемпионаты кебек зур вакыйгалар
булмагач, безнең өчен ел гадәти үткән кебек. Ләкин шулай да ул гади булмады”, -
дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы. Казан Мэры елның икътисади һәм
сәяси басым илгә нинди йогынты ясар дигән хәвефле уйлар белән башланып китүен
искә тешереп үтте. “Ел югалтуларсыз гына үтте, бернигә дә карамастан уңышлы
булды”, - диде Илсур Метшин һәм елның төп күрсәткечләрен атады.
Төп капиталга инвестицияләр буенча миллионнан артык халкы
булган шәһәрләр арасында Казан бүген икенче урында булганлыктан, шәһәрдә
туучылар саны күрсәткече куандыра, Татарстаннан читтә аналоглары булмаган күп
кенә программалар, шул исәптән, торак фондын, социаль инфраструктураны, ишегалларын
капиталь төзекләндерү программалары ябылмаган. Казан Мэры Казанда иң яңа
җәмәгать транспорты булуына игътибарны юнәтте.
Парк һәм скверларны төзекләндерү буенча дә эш дәвам итә.
Очрактан файдаланып, Илсур Метшин барлык журналистларны да Горки-Әмәт урман
паркы ачылышына чакырды, ул әлеге объектны зур горурлыгыбыз дип атады. “Бу Азино-1
һәм Азино-2, Горки, Танкодром халкы өчен зур бүләк. Чаңгы спортын яратучылар да
бирегә килерләр дип уйлыйм. Анда 5 километр озынлыкта яктыртылган трасса һәм ял
өчен барлык шартлар да булдырылган”, - дип өмет белдерде Илсур Метшин.
“Иң мөһиме шул, катлаулы хәлләргә карамастан, узган ел шәһәр
халкына эшлибез дип ышандырган барлык эшләрне гамәлгә ашыра алдык, - дип
ассызыклады ул. – Шул ук вакытта эшләнелмәгән очраклар да кала бирә. Эшләнеп
бетмәгән урыннарны бик яхшы беләбез. Киләсе елда әлеге мәсьәләләргә игътибарны
тагын да арттырырга тырышабыз”.
Илсур Метшин ел дәвамында башкарылган уртак эш өчен журналистларга
рәхмәтен белдерде. “Без бергә эшлибез. Эшлекле дүшәмбе утырышына килгән саен
мин сезнең безнең белән бергә булуыгызны беләм. Шәһәр тормышына кагылышлы иң
катлаулы мәсьәләләрне тикшергән вакытта сез аларны хаклы һәм профессиональ
дәрәҗәдә халыкка җиткерәсез, дөрес тәнкыйтьлисез. Безгә тәнкыйть кирәк, бу
үзенә күрә кире элемтә, feedback. Моның нәтиҗәсендә без эшләнеп бетмәгән
урыннарны беләбез, - диде Мэр. – Ләкин мин ассызыклап шуны әйтәм, әлеге
тәнкыйтьтә шәһәргә карата мәхәббәт, борчылу чагыла. Нәкъ менә шушы
сыйфатларыгыз сезне башка шәһәр журналистларыннан аерып тора”.
“Без 2020 елга, Татарстанның йөзьеллыгына Европа Лигасында
җиңү яулап җанатарларыбызга бүләк ясарга һәм Республикабыз данын Илебездән
еракларга таратырга телибез. Тренер әлеге максатлар өчен чакырылды да”, - дип
хатирәләрен яңартты Казан Мэры һәм “Рубин” футбол клубы президенты. Моннан тыш,
Илсур Метшин сүзләренчә, аның хыялы – “Рубин”ның барлык уеннарында да стадион
тулы җанатарларны һәм тамашачыларны күрү.
Конфедерацияләр кубогы, һичшиксез, 2017 елның төп вакыйгасы
булачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, моннан тыш шәһәрдә туристлык бизнесын
үстерүгә ярдәм итәчәк күп санлы мәдәни чаралар, фестивальләр узачак.
Шәһәр башлыгына журналистлар шәхси сораулар да бирделәр. Алар
Казан зооботаника бакчасының яңа мәйданчыгына Метшиннар гаиләсе сатып алган зебралар
язмышы белән кызыксындылар. Мэр сүзләренчә, хайваннар инде сатып алынган,
аларны хәзергә башка җирдә тоталар, җәйгә исә хайваннарны Казанда күреп
булачак.
Очрашу ахырында Илсур Метшинга нинди казанышлар өчен
горурлык хисләре кичерәсез һәм сезгә нәрсә өчен оят дигән сораулар бирделәр.
“Ирешелгән барлык уңышлар да – безнең команда тырышлыгы. Яшь булуларына да
карамастан, алар профессионаллар. Оят? Аллага шөкер, бер генә тапкыр да оят
булганы юк. Ләкин шәһәр тормышының гамәлгә ашырылмый калган теге яки бу
юнәлешләре буенча канәгатьсезлек хисләре бар”, - дип җавап бирде Илсур Метшин
һәм алар алга омтылу өчен һәрвакыт җирлек булып тора, шәһәр үзенең үсешен дәвам
итәчәк дип өстәде.