(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанда Татарстан
Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының яңа бинасы территориясендә Татарстан
Республикасы Инвесторлар клубының чираттагы утырышы үтте. Чарада Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының
инвестицияләр өлкәсендәге казанышлары экспозициясе белән танышты, эш бүлмәләрен,
презентацияләр залын карап чыкты, анда кунакларга 3D-экраннарда Татарстан
Республикасы икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре турында фильм күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина республика җитәкчелегенә коллектив исеменнән яңа бина һәм презентацияләр
залы өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Инвестицион үсеш агентлыгының
презентацияләр залында кулланылган барлык идеяләрне дә хуплады. “Бездә
инвесторларга республика мөмкинлекләрен күрсәтү, казанышларыбыз турында сөйләү
өчен үзенә күрә бертөрле мәйданчык булдыру фикере бар иде, – диде ул. – Зал
тиешле дәрәҗәдә яхшы итеп, креатив эшләнгән”.
Талия Миңнуллина “Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы”
әгъзалары белән таныштырды һәм бүгенге утырыш барышында узып бара торган елга
йомгак ясарга һәм 2017 елга планнарны билгеләргә кирәклегенә басым ясады.
Утырышта эшләрнең хәзерге торышы һәм Татарстан Республикасы
территориясендә киләчәктә җитештерүне үстерү перспективалары турындагы докладлар
белән “Армстронг Билдинг Продактс” ҖЧҖ директоры Алексей Евдокимов, “Колуман
Рус” ҖЧҖнең сатулар буенча директоры Али Ялчин, “Кикерт Рус” ҖЧҖ генераль
директоры Александр Консон, “Каcтамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ генераль
директоры Али Кылыч, “Хайер Рус” ТК ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэнхуа, “ЮИТ
Казан” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин чыгыш ясады.
Аерым алганда, “Армстронг Билдинг Продактс” вәкиле
белдергәнчә, компания киләчәккә өмет белән карый һәм 2017 елда чыгарылачак
продукция линейкасын арттыру буенча эшен дәвам итәчәк.
“Хайер Рус” компаниясе җитәкчелеге вәкиле билгеләп үткәнчә,
суыткыч җайланмалар җитештерү предприятиече (Чаллыда) уңышлы гына эшли,
җитештерү күләме арта бара, җитештерелгән продукциянең 90%-ы сатыла бара.
“Хайер Рус” ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэнхуа билгеләп
үткәнчә, Кытайдан тагын бер компания Татарстан территориясендә җитештерү ачарга
булган.
“ЮИТ Казан” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин бүген
республикада гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Дүрт торак комплексы
төзү дәвам итә. 2015 елда компания республикада 15 мең кв.м торакны кулланышка
тапшырган, быел бу күрсәткеч 21 мең кв.м. булыр дип көтелә. 2017 елда “ЮИТ
Казан” компаниясе Совет районында күп фатирлы йортлар төзергә ниятли (“Грин”
торак комплексы).
Рөстәм Миңнеханов инвесторларга республика белән
кызыксынулары һәм уртак хезмәттәшлек перспективалары өчен рәхмәт белдерде, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.