(Казан
шәһәре
KZN.RU, 22-нче
декабрь).
Казан Мэры,
Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур
Метшин эшче
төркемнең уртак утырышын үткәрде. Чарада
җирле
муниципаль бюджетларның баланста булуы,
Идел
буе шәһәрләре ассоциациясен
һәм
җирле үзидарәне үстерү буенча Округ
консультатив советы җирле үзидарә
органнарының
вәкаләтләрен оптимальләштерү мәсьәләләре
каралды.
Киңәшмә
видеоконференция элемтә форматында
Татарстан Республикасы буенча Баш
федераль инспектор бинасы залында үтте.
Чарада Россия Президентының Идел буе
федераль округындагы вәкаләтле вәкиле
аппараты һәм Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе, эшче
төркем әгъзалары катнашты. И.Метшин
катнашучыларны
сәламләп,
ассоциациягә
керә торган кайбер шәһәрләрдә җитәкчеләр
буенча үзгәрешләр барлыгын
хәбәр
итте.
Казан
башлыгы «Җирле бюджетларның
округ
төбәкләрендәге муниципаль берәмлекләрдә
яшәүче халыкка социаль
яктан тәэсире турында»гы
мәсьәләнең көн тәртибенә куелган төп
сорау икәнен билгеләп үтте. И.Метшин
хәзерге вакытта инде күп
шәһәрләрдә 2017 елга бюджет кабул
ителгәнлеген җиткерде һәм
шәһәрләрдәге бюджетның
нинди шартларда кабул ителүе,
бюджетның керем өлеше буенча нинди
үзгәрешләр булуы турында фикер алышырга
тәкъдим итте. «Алга таба
эшебезнең нәтиҗәсен бәяләү
өчен, безгә тагын да кискен
проблемаларны
хәл итәргә кирәк», - диде Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе.
Беренче
мәсьәләгә кагылышлы доклад белән Самара
шәһәр
округы башлыгы
Олег Фурсов, Ижевск башлыгы
Юрий
Тюрин, Саратов администрациясе
башлыгының икътисади мәсьәләләр буенча
урынбасары
Алексей Никитин һ.б.
чыгыш ясады. Алар шәһәр бюджетын кабул
итүдәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Җитәкчеләр
керемнәр
һәм чыгымнар буенча беренчел чыганаклар,
муниципаль
казна материаль чаралар бүлеп бирәчәк
шәһәр хуҗалыгы юнәлешләре турында
сөйләделәр. «Әлеге
чыгышларда без мөһим проблемалар һәм
алда торган бурычлар турында ишеттек.
Аларның барысы да муниципалитетлар
өчен уртак»,
- дип билгеләп үтте И.Метшин.
Казан Мэры
барлык тәкъдимнәрнең дә исәпкә алыначагын
һәм Россия
Федерациясе Президентының Идел буе
федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабичка юлланачагын җиткерде.
Утырышта
катнашучылар эшче төркем
һәм ассоциация
эшчәнлегенә йомгак ясап, 2017 елга эш
планы буенча тәкъдимнәрне
тикшерделәр. Чарада Казан
шәһәр Думасы Людмила Андреева, Казан
Башкарма комитетының Финанс идарәсе
җитәкчесе Радик Шәфигуллин,
Казан шәһәр Думасы Аппаратының
Норматив-хокукый идарә
җитәкчесе Татьяна Ищенко, ТР
Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм
җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт
Хәбибуллин
һ.б. катнашты.