(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Татарстан
башкаласында Казан Мэры стипендиясенә дәгъва кылучы мәктәп укучылары,
студентлар һәм аспиратлар арасында фәнни-гамәли һәм фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесенә
йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүген шәһәр Ратушасында башкала җитәкчесе Илсур
Метшин бүләкләде.
Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, Казан Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Балалар һәм
яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Казанның югары уку йортлары
ректорлары һ.б. катнашты.
Бу елны бәйгедә катнашу өчен 160 гариза тапшырылган,
шуларның 68-е икенче турга үткән. Икенче этапта финалчылар экспертлар комиссиясенә
үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иткәннәр. Бу елгы бәйгедә шәһәрнең югары һәм
профессиональ белем бирү учреждениеләрендә укучы 27 студентка һәм 13 аспирантка
әлеге махсус стипендияне тапшыру турында карар кабул ителгән. Алар арасында Казан
дәүләт аграр университеты, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү
технология университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика
университеты һәм башка урта белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары бар.
Бу елда сәнгать һәм музыка мәктәпләренә йөрүче 30 мәктәп
укучысына да әлеге бүләк тапшырылды.
Илсур Метшин Казан ратушасында моның кадәр яшьләрне күрүенә бик
шат булуын җиткерде. Сез Татарстан башкаласының һәм бөтен республиканың якты
киләчәге, зур ышанычыбыз, диде ул.
Казан Мэры стипендиягә ия булучыларны шулай ук ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың беренче җитәкчесе Минтимер Шәймиев
исеменнән котлады һәм яшь талантларга аларның иң изге теләкләрен җиткерде.
Казан Мэры стипендиатларының эшләренә нигезләнгән материалларның
гамәли яктан файдасы зур булуын ассызыклап үтте. “Бездә әлеге эшләрне уңышлы файдалану
тәҗрибәсе бар инде. Мисалга, Азамат Миңнебаевның энергетика университетындагы
фәнни төркем белән башкарылган уртак хезмәте Казанда ТЭЦ-3 эшен камилләштерүдә
кулланылды. Мондый мисаллар яшь казанлылар тарафыннан башкарылган фәнни
хезмәтләрнең тормышчан булулары белән бергә, шәһәребездә тормыш дәрәҗәсенә шактый
тәэсир итүләрен дә раслый”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Чыгыш ахырында шәһәр башлыгы бәйгедә катнашучыларга,
укытучыларга, фәнни җитәкчеләргә һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Аннан соң җиңүчеләрне югары уку йортлары җитәкчеләре
котлады. Залга җыелган барлык студентлар исеменнән Казан милли тикшеренү
технология университеты студенты Анна Бусыгина зур әһәмияткә ия әлеге чараны ел
саен оештырулары, укучыларның уникаль иҗади сәләтләрен ачуга ярдәм иткәне өчен шәһәр
башлыгына рәхмәтен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, бәйгедә профессиональ белем бирү учреждениеләрендә,
югары белем бирү учреждениеләрендә һәм фәнни оешмаларда укучы студентлар һәм аспирантлар,
шулай ук Казанның яшьләр иҗтимагый оешмаларында эшләүче белгечләр катнаша. Бәйге
укучыларны Казанның шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте тармаклары
буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бәйгедә
катнашучыларның эшләре шәһәр хуҗалыгы, экология, социаль өлкә һәм яшьләр
сәясәте буенча җитди мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган, дип хәбәр итә Казанның
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Бу елда стипендиянең күләме аспирантлар өчен – 30 мең сум, югары
уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре өчен – 20 мең
сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен – 10 мең сум, сәнгать
һәм музыка мәктәпләре укучылары өчен – 10 мең сум.