(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Михаил Ченцов). Бүген
Татарстан башкаласында тантаналы рәвештә Горки-Әмәт урман паркы ачылды. Төзекләндерелгән
67 га мәйдандагы
әлеге җирлектә халык көне буе бәйрәм итте. Шәһәр халкын котларга дип ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин килде.
Урман паркына килүчеләр өчен сәгать 10.00 ук күңелле бәйрәм
программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә музыкантлар һәм милли төркемнәр чыгыш
ясады, киләсе елның символы – Утлы әтәч аларга кушылып рәхәтләнеп биеде. Кыш
бабайлар исә велосипедларга утырып килгән иде.
Татарстан башлыгы бирегә җыелган халыкны урман паркындагы
төп сәхнәдән ачылу тантанасы белән котлады. “Дуслар, сезнең барыгызны да күңел
ачу урыны да, спорт мәйданчыгы да, балалар өчен уен зонасы да булган әлеге яңа парк
ачылу белән тәбрик итәм. Ике ел рәттән бездә әлеге программа эшләп килә (паркларны
һәм скверларны төзекләндерү программасы). Киләсе елда ул шулай ук гамәлгә
ашырылачак. Минем уйлавымча, бу объект әлеге микрорайон өчен бик кирәк иде. Мин
барыгызны да яңа парк, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм”, - диде
Р.Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Горки-Әмәт урман паркы кебек яшел зоналар,
Казанда һәм гомумән республика буенча күбрәк булырга тиеш.
Төзекләндерелгән паркны карау барышында Р.Миңнехановка һәм И.Метшинга
ике катлы чаңгы базасын күрсәттеләр. Биредә спорт инвентарьларын вакытлыча
куллануга алып торырга һәм салкын көннәрдә кайнар чәй белән сыйланырга була. Кунаклар
моңа кадәр халык сукмак салып таптап бетергән, хәзер исә төзүчеләр тарафыннан
матур ташлар түшәлгән төзекләндерелгән юллар аша үттеләр.
Төзекләндерелгән юллар белән янәшәдә чаңгычылар узышты. 1, 3
һәм 5 км озынлыкка
сузылган яңа, яктыртылган трасса чаңгы спортын яратучылар өчен менә дигән зур
бүләк. Тәүлекнең караңгы вакытында да рәхәтләнеп чаңгыда шуарга була. ТР
Президенты һәм Татарстан башкаласы Мэры балалар өчен “Чехарда” архитектура
остаханәсе тарафыннан ясалган эко-мәйданчыкны һәм төзелә торган эко-үзәк
бинасын да карадылар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу елда паркның бер өлеше
генә төзекләндерелгән. И.Метшин искә төшереп үткәнчә, калган барлык эшләр дә
төзекләндерүнең икенче этабында – киләсе елга башкарылачак. Мэр фикеренчә, Горки-Әмәт
урман паркы җирле халык арасында гына популяр булып калмаячак. “Ул Азино-1,
Азино-2, Горки һәм Танкодром халкы өчен эшләнде. Транспорт уңайлыкларын исәпкә
алганда, әлеге җирлек барлык Казан халкының яраткан урынына әйләнәчәк, - диде
Мэр. – Бу шәһәр өчен бик зур вакыйга. Хәтерлим, без бирегә чаңгы шуарга
килгәндә, парк әле төзекләндерелмәгән иде. Хәзер исә аны танып булмый”, - диде И.Метшин.
Мэр әлеге проектны гамәлгә ашыруга ярдәм иткәне өчен ТР Президентына һәм әлеге
юнәлештәге эшләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР экология
һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов һ.б. катнашты.