(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
декабрь, Алсу Сафина,
Антон Ноздрин). Эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
32-нче номерлы мәктәптә чыккан янгынны
хәвефле очрак
дип атады. Учреждениене
янгыннан соң икенче
көндә үк
төзекләндерә башлаганнар.
Киров
һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей
Миронов 30-нчы ноябрьдә
янгын чыккан вакытта мәктәптә 486
укучы һәм 45 укытучы
булуын җиткерде. Янгын чыгуга ук эвакуация
эше оештырылган. «Янгын
27 минут үтүгә сүндерелгән,
ул 1-нче
каттан чыккан, сәбәпләре
ачыклана», - дип хәбәр
итте Сергей Миронов.
Алдагы
көндә үк 2-нче катта тәрәзәләрне,
идәннәрне, ишекләрне алыштырганнар,
буяу-агарту эшләрен башкарганнар, янгын
сигнализациясен
һәм электр үткәргечләрне
яңадан сузганнар, укытучылар
исә әти-әниләр белән бергә бинаны
җыештырганнар.
«Бүген
мәктәптә укулар башланды,
- диде Сергей Миронов. -
Беренче катта әлегә төзекләндерү
эшләре бара, башка катларда укыту дәвам
итә. Шуңа күрә дәресләр расписаниесендә
бераз үзгәрешләр бар. Мәктәп тулысынча
кышкы каникуллар
ахырына төзекләндерелеп бетәчәк».
Илсур
Метшин, беренче чиратта,
мәктәптәге укытучылар коллективына
рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мэр
ассызыклаганча, алар бик тиз эш йөрткәннәр,
3 минут эчендә балаларны яна торган
мәктәптән алып чыга алганнар.
«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
һәм Гражданнарны яклау идарәсе белгечләре
тарафыннан үткәрелгән дәресләрдә
бирелгән күнекмәләр, ни кызганыч,
тормышта кайчак кирәк була шул», -
диде И.Метшин. Ул
икенче катта каты төтен
чыккан бүлмә тәрәзәсен
кул җайланмасы белән вата
алган тарих укытучысына аерым рәхмәтен
җиткерде.
«Мәктәптә
укулар башланган. Янгынның сәбәбен белү
өчен тикшерү нәтиҗәләрен көтәбез. Моннан
үзебезгә нәтиҗәләр ясап, бик сак булырга
кирәк», - диде Илсур Метшин һәм
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур
Һадиуллинга
укыту оешмаларында гадәттән тыш хәлләр
вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен
булдыруга багышланган эшне оештыру
бурычын йөкләде.