(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
декабрь, Алсу Сафина). Яңа
кабул ителгән Саклау
зоналары проекты
мәдәни мирас объектларына
һәм тарихи биналарга зыян китерми генә
шәһәрнең тарихи үзәген үстерергә ярдәм
итәчәк. Әлеге фикерне бүген узган эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан Мэры
Илсур Метшин җиткерде.
И.Метшин
билгеләп үткәнчә, әлеге яңа
документ – шәһәр төзелеше
өчен гаять мөһим чыганак. Аны инде
җитәкчеләр белән бергә төзүчеләр дә
бик озак көткәннәр. «Заманча
шәһәр тарихи һәм мәдәни мирасны бары
тик әлеге документ
нигезендә генә саклап
кала ала», - дип
саный шәһәр башлыгы. Аның сүзләренчә,
бу документны бер нинди тайпылышларсыз
үтәргә кирәк.
Татарстан
башкаласында яңа
кабул ителгән
саклау
зоналары
проекты
турында
шәһәрнең баш архитекторы
Татьяна Прокофьева сөйләде.
Ул
әлеге документны кабул иткәнче башкалада
1988 елда ТАССР Министрлар советы карары
белән расланган Казанның тарихи һәм
мәдәни һәйкәлләрен
саклау зоналары проекты,
2012 елда РФ Мәдәният министрлыгы приказы
белән расланган «Казан Кремле ансамбле»н
саклау
зоналары проекты
кебек 2
документның
гамәлдә булуы
турында җиткерде.
Әлеге
документ нигезендә Казанда 357 мәдәни
мирас объекты сакланырга тиеш. Моңа
Казанның тарихи үзәге, Адмирал
бистәсе, Казан Мәрьям
Ана чиркәве, Никольск чиркәве
һ.б. керә.
Татьяна
Прокофьева үзенең
чыгышында
яңа
кабул ителгән
саклау
зоналары
проекты
нигезендә
2011
елда Башкарма комитет катнашындагы
инициативалы төркем тарафыннан эшләнгән
Казанның мәдәни мирас объектларын
саклау зоналары проекты материаллары
ятуын билгеләп үтте.
«Ул
вакытта проектка
тарихи-мәдәни
экспертиза
тарафыннан уңай бәяләмә бирелеп,
ул Идел буе федераль округы буенча РФ
Мәдәният министрлыгы тарафыннан
яклау тапса да, кабул ителми калган,
- диде
шәһәрнең баш архитекторы.
- Яңа
документны кулда зоналарны
саклау буенча инде
эшләнгән, төпле нигезле материал
булганлыктан
кыска вакыт аралыгында эшләп чыга
алдылар».
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, яңа проект
Мәскәүнең Генераль
план
институты
тарафыннан эшләнгән. Аның белән Архитектура һәм шәһәр төзелеше сайтында танышырга була.