(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
декабрь, Алсу Сафина).
Узган атнада Казанда үткән
«Игелекле Казан: хәйриячелек мәдәниятен
үстерү» дигән I ачык форум нәтиҗәләре
буенча Казанда гамәлгә ашырыла торган
кайбер проектлар, шул исәптән «Игелекле
гамәлләр көндәлеге» башка төбәкләрдән
килгән белгечләр тарафыннан игътибарга
алынган, шулай ук иҗтимагый оешма –
хәйрия проектларының программалы
операторын булдыру тәкъдим ителгән.
Форум
барышында фонд җитәкчеләре
һәм экспертлар
«Игелекле Казан» иҗтимагый
оешмасын булдыру тәкъдиме белән
чыкканнар. Ул хәйриячелек мәдәниятен
үстерү белән бәйле проектлар буенча
төп программалы оператор булыр иде дип
саный алар.
«Бу
без моның кадәр нәтиҗәләр көтмәгән
очрак, - диде бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин.
- Нинди генә чара оештырсаң
да, аның беренчесе зур дулкынлану белән
үтә: дөрес юнәлеш сайладык микән,
дөрес басым ясыйбызмы дип
уйлыйсың. Ләкин
әлеге чара шулкадәр уңдырышлы туфракта
шытып чыкты.
«Без
үз алдыбызга чараны Казандагы хәйрия
фондлары өчен файдалы итеп үткәрергә
дигән максат куйган идек. Моның
өчен әлеге юнәлештә аерым бер нәтиҗәләргә
һәм уңышларга ирешкән, тәҗрибәләре
белән уртаклашырлык кешеләрне чакырдык»,
- диде Илсур Метшин.
Ул
форум барышында хәйрия фондлары һәм
хәйрия чараларын алучыларга карата
ышаныч мәсьәләсе буенча актив фикер
алышулар булганына игътибарны юнәтте.
«Әлеге сөйләшү шулкадәр
мөһим һәм кирәкле иде», - дип ассызыклады
Мэр.
Аның
сүзләренчә, форумда катнашучыларның
барысы да әлеге чараны
киләчәктә дә дәвам
иттерүне сораганнар. «Иң
мөһиме – нәтиҗәсе булсын,
бер-беребездән карап өйрәник. Безгә
хезмәттәшләребез, коммерциячел булмаган
оешмалар белән конструктив әңгәмәдә
булырга кирәк. Әлеге эш
системалы рәвештә алып барылырга тиеш.
«Игелекле Казан» –
Татарстан башкаласында киләчәктә
гамәлгә ашырылырга тиешле иң мөһим
юнәлешләрнең берсе», - дип
искә төшерде Мэр.
Казан
Мэры Метшин Россия Президентның барлык
халык алдында хәйриячелек һәм аны
законнар нигезендә беркетү кирәклеге
турындагы чыгышын искә төшереп узды.
«Бүгенге көндә гаять әһәмиятле булган
мәсьәлә белән шөгыльләнәбез, без
Президент илдә күрергә теләгән вакыйгалар
үзәгендә, менә шунысы куанычлы», - дип
өстәде Метшин.
Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов
сүзләренчә, хәйрия
чараларын интерактив автоматлар
рәвешендә җыю алымы Мәскәүдән килгән
экспертларда зур кызыксыну уяткан.
«Якын арада без әлеге
аппаратларны
сәүдә үзәкләрендә, шәһәрнең иҗтимагый
киңлекләрендә,
паркларда урнаштыру мөмкинлеген
эзлибез», - диде чыгыш
ясаучы.
Д.Фәттахов
билгеләп үткәнчә, «Игелекле
гамәлләр көндәлеге»нә аерым бәя бирелгән.
Һәм күп кенә федераль экспертлар
фикеренчә, әлеге
көндәлекне башка төбәкләрдә дә
булдырырга кирәк.
Чыгыш
ясаучы билгеләп үткәнчә, форумның тагын
бер мөһим нәтиҗәсе - «Русфонд» белән
проектлар эшләү. Фонд
президенты Лев Амбиндер
Казан Мэриясе белән уртак
проектлар булдыру тәкъдиме
белән чыккан.
Форумда
катнашучыларның барысына да онлайн-анкеталар
тутырырга тәкъдим иткәннәр. Аның
нигезендә оештыручылар катнашучылар
белән элемтәгә кереп, «Игелекле Казан»
проекты буенча тәкъдимнәр кабул итә
алачаклар.