(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
декабрь). Бүген Казан
Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан
Республикасында милләтара һәм динара
мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча
Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы Совет, Татарстан
Республикасында
Ришвәтчелеккә каршы комиссия һәм
Татарстан Республикасы муниципаль
берәмлекләре советының
уртак утырышы узды.
Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендә үткән утырыш
эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Премьер-министры Илдар Халиков, Казан
Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Төп
тема - муниципаль берәмлекләр
дәрәҗәсендә
Татарстан Республикасында дәүләт милли
сәясәтен гамәлгә ашыру.
Рөстәм
Миңнеханов сүзләренчә, милләтләр артуы
эре шәһәрләрдә генә түгел, ә күпчелек
муниципаль районнарда да гадәти
хәлгә әйләнә. «Мондый үзгәрешләр
милли-мәдәни үсеш мәсьәләләренә көчле
игътибар таләп итә, - диде Татарстан
Президенты. - 2011 елдан алып
2015 елга
кадәр яшәү урыны буенча миграция
исәбенә алынган затлар
саны Татарстанда 1,7 тапкыр
арткан.
Шуңа күрә мондый халыкның
социаль-мәдәни адаптация
мәсьәләсе
аеруча актуаль. Милләтара конфликтлар
куркынычы арта. Милләтчелекне
пропагандалаучылар, радикаль ислам
яклылар, экстремистик дини төркемнәрдәге
кешеләр килүе артырга мөмкин».
Рөстәм
Миңнеханов билгеләп
үткәнчә, республикадагы вәзгыять
- тыныч, ләкин бу көндәлек хезмәт нәтиҗәсе,
игътибарны киметергә ярамый, уяу булырга
кирәк.
«Халык
телләрен, мәдәниятен,
гореф-гадәтләрен саклап калу - дәүләт
һәм муниципаль органнарның
мөһим бурычы. Бу күбесенчә
дини мәсьәләләргә дә кагыла. Болар
барысы да республика дәрәҗәсендә һәм
урыннарда системалы эш алып баруны
таләп итә. Этноконфессиональ өлкәдәге
мәсьәләләрне вакытында хәл итүгә
республикадагы милләтара һәм конфессияара
иминлек бәйле», - дип саный Рөстәм
Миңнеханов.
Бүген
Татарстанда дәүләтнең милли сәясәтен
гамәлгә ашыру өлкәсендә өч программа
һәм алты өстәмә программа бар, дип
искәртте Татарстан Президенты. Моннан
тыш, мониторинг системасы булдырылган,
урыннарда җаваплылар билгеләнгән,
муниципаль террорчылыкка каршы
комиссияләр мөһим роль уйный.
ТР
Премьер-министры урынбасары Васил
Шәйхразыев муниципаль
дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә
ашыру турындагы төп доклад
белән чыгыш ясады, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.