Илсур Метшин «Yзгәреш җиле» татар җыры фестивале турында: «Концерт искиткеч булды»
Денис Гордийко фотосы
(Казан
шәһәре
KZN.RU, 7-нче
ноябрь).
Казан Мэры
Илсур
Метшин М.Җәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театры сәхнәсендә узган
«Yзгәреш
җиле» татар җыры фестивален
грандиоз тамаша дип атады.
«Yзгәреш
җиле»
фестивалендә
күренекле халык җырлары заманча яңа
вариантта яңгырады. Әлеге җырлар
кемгәдер, бәлки, элеккечә ошыйдыр. Ләкин
безнең сайлап алу мөмкинлегебез булу
әйбәт бит. Миңа Илһам Шакиров һәм Әлфия
Авзалова
башкаруындагы җырлар ошый – мин аларны
рәхәтләнеп тыңлыйм. Тавыш һәм бас яратучы
яшьләр аларны заманча вариантта
тыңлыйлар», -
дип
фикерләре белән уртаклашты Мэр. Ул
башкаручыларның киемнәренә, җырларга,
сәхнә бизәлешенә, утларга югары бәя
бирде.
«Концерт,
сленг кулланып әйткәндә, чын
мәгънәсендә бомба булды»,
- диде Илсур Метшин.