Евгений Варакин Казан Башкарма комитеты Аппаратына җитәкче итеп билгеләнде
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Евгений Варакин Казан
Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Кадрлар үзгәреше турында
бүгенге киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Моңа кадәр Евгений
Варакин шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының
беренче урынбасары вазыйфасын башкара иде.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Евгений Варакин – “шәһәр
башкарма хакимияте структураларында шактый зур юл үткән кеше”. Ул Башкарма
комитет Аппаратының яңа җитәкчесенә яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
Искәртеп үтәбез, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе
урыны Игорь Сивов киткәннән соң вакант урынга әйләнгән иде. Ул FISU Халыкара
студентлар спорты федерациясе президентының генераль киңәшчесе булды.