(Казан
шәһәре KZN.RU, 11-нче
октябрь). Академик Парин
урамында Мәүлетов
урамыннан алып Сыртланова
урамына һәм Җиңү проспектына кадәр 300
метр озынлыктагы урман посадкасы
төзекләндерелде.
Яшел зонада
җәяүлеләр өчен сукмаклар, яктырткычлар,
кече архитектура
формалары,
балалар һәм спорт
мәйданчыклары барлыкка килде.
Яңа скверда башкарылган эшләр белән
Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Шәһәр башлыгы биредә яшәүчеләр
белән аралашты һәм футбол кыры төзү
мәсьәләсен эшләү бурычын йөкләде.
Скверны
карап йөрү барышында Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары – шәһәрнең
Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе
Игорь Куляжев, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Башкарма
комитет аппараты җитәкчесе
Евгений Варакин, Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева,
«Горводзеленхоз» тресты
муниципаль унитар предприятиесе
идарәчесе Роза Җаббарова,
сквер архитекторы Дарья
Толовенкова һ.б. катнашты.
Андрей
Лобов Универсиада
авылында яшәүче студентларның
моңарчы Җиңү проспектында урнашкан
метрога яктыртылмаган
урман полосасы буенча йөрүләре турында
җиткерде. Хәзерге вакытта җәелгән
асфальт юллар шул сукмаклар өстенә
салынган. Лобов әлеге
зонаны төзекләндерүне
дәвам итеп, велосипед һәм чаңгы юлларын
салырга булыр иде диде. Чаңгы юлы үз
чиратында Горки урманы белән тоташтыра
алыр иде. Мэр әлеге
мәсьәләне киләчәк өчен эшләп бетерү
бурычын йөкләде.
Сквер
территориясендә
шулай ук балалар мәйданчыгы булдырылган.
Яшь әниләр скверны төзекләндерүгә ярдәм
иткәне өчен шәһәр башлыгына рәхмәт
сүзләре әйттеләр. Биредә
яшәүчеләрнең хәзер балалар белән йөрү
өчен ял урыннары бар.
Парк территориясендә
шулай ук этләрне йөртү өчен махсус урын
булдырылган, агачлар күчереп утыртылган,
кече архитектура
формалары
урнаштырылган.
Янәшәдә
генә бер рәткә
тезелгән
2, 4 һәм 4а номерлы
торак йортлар буенча сузылган скверда
янбакча җәелеп ята. Игорь Куляжев
сүзләренчә, әлеге йортларда
яшәүчеләр янбакчаны карап тоту эшен үз
җаваплылыкларына алганнар. «Йортлардан
алып нәкъ менә 15 метр араны карап тоту
эшен биредә яшәүчеләр үз карамакларына
алдылар – алар бу урынга яшел үсентеләр
утыртачаклар, аларны карап тотачаклар,
җыештырачаклар», - диде И.Куляжев
һәм әлеге карарның биредә
яшәүчеләр арасында үткән гомуми җыелышта
кабул ителүен җиткерде. Хәзерге вакытта
янбакчаны сквердан декоратив койма
аерып тора.
Сквер
территориясендәге спорт
мәйданчыгын караганнан соң, И.Метшин
биредәге җирле балалар өчен
футбол кыры төзү мөмкинлеге турындагы
мәсьәләне карау бурычын йөкләде.
Сквер
буйлап йөргәндә биредә яшәүчеләрнең
берсе скверны төзекләндерергә
ярдәм иткәне өчен Казан
Мэрына рәхмәт сүзләре җиткерде. «Элек
бирегә эчәргә дип кенә
җыелалар иде. Хәзер исә
бик күп халык йөри, балалар белән ял
итәләр, юллар бик уңайлы. Бик зур рәхмәт
Сезгә!», - дигән җылы сүзләр җиткерде
И.Метшинга бер
ханым. Шәһәр башлыгы үз чиратында аңа
яңа скверның Парклар һәм скверлар елы
кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килүен
сөйләп бирде.
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге скверны
төзекләндерү проекты буенча шәһәрнең
Идел буе районында
яшәүчеләр
белән берничә фикер алышу чарасы
оештырылды. Чараларда
казанлылар
үз фикерләрен тәкъдим иттеләр.
Проектлаштыру барышында алар исәпкә
алынды. Шәһәр халкына скверны
төзекләндерүнең соңгы вариантын
ТР Президенты ярдәмчесе
Наталия Фишман тәкъдим
итте.
Исегезгә
төшерәбез, 2015 ел, Парклар
һәм скверлар
елында Татарстан Президенты
карары нигезендә Казандагы парк һәм
скверларны төзекләндерү программасын
гамәлгә ашыру өчен 300 млн. сум
күләмендә акча бүлеп бирелгән иде.
Программага
түбәндәге 6 объект кертелде:
Академик Парин исемендәге
сквер, «Крылья Советов» паркы,
Урицкий паркы,
Лядской бакчасы, «Черек
күл» паркы, Горки һәм
Әмәт урман паркы.