(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә район администрацияләре башлыкларына һәм
баш прокурорга кыш алдыннан җир участокларына милек хокукына ия булган оешма
җитәкчеләре белән киңәшмә уздырырга кушты. Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, эш
ел саен алып барылса да, “әле дә үз территорияләрендәге иминлек, уңайлылык һәм
төзекләндерүдә экономияли торган милекчеләр бар”.
Илсур Метшин милекчеләрнең кайсысы карларны чистарту һәм
чыгаруга килешү төземәгәнлекләрен ачыкларга һәм узган елгы эшләренә анализ
ясарга кушты.
“Хаталар өстендә эш
башкарылган. Узган елда килгән шелтә-тәнкыйтьләрне игътибар белән өйрәндек һәм
иң зур җәяүлеләр трафигын билгеләдек – болар бөтен шәһәр буенча барлык 4
райондагы 447 урам”, - диде Казан Мэры.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кышын
тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистарту өчен 550 юл эшчеләре һәм кече
механизацияле 50-дән артык техника берәмлеге җәлеп ителгәнлеген җиткерде.
И.Куляжев сүзләренә караганда, кышкы чистарту техникасы паркында
560 берәмлек бар. Ул барлык алты стационар кар эретә торган пунктлар да карны утильләштерергә
әзер булганлыгын, агымдагы регламент эшләренең тәмамлануын хәбәр итте.
“Кыш – шәһәр хуҗалыгын ныклылыкка сынау вакыты. Бер кышның да
гади генә килгәне юк, бураннары да була, температураның нольдән күчеше дә
күзәтелә һәм башкаларга да юлыгабыз. Чистарту схемасы эшләнелгән, техника әзер,
- дип билгеләде Казан Мэры. – Беренче чиратта, җәмәгать һәм шәхси транспортлар
күп йөри торган беренче категориядәге юллар чистартыла. Аннан соң гына иярчен
юлларга тотынабыз”.