(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Михаил Ченцов). Бүгенге
көндә Казанда 233 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан, шуларның 50737-се –
балалар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлекне саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев
хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу елда Татарстан башкаласында 123290
бала һәм 375880 өлкән кешеләргә прививка ясарга планлаштырыла.
“Узган елгы кампаниядә 300 меңнән кимрәк кешегә прививка
ясалды, бу елда ярты миллионнан артык кешегә ясалачак”, - дип ассызыклады
И.Хәлфиев.
“Суган, бал, сарымсак, өскә салкын су сибү, сәламәт яшәү
рәвеше алып бару – елдан-ел тренд булып торалар. Казанда спорт белән
шөгыльләнүчеләрнең саны артуы сөендерә, шулай да вакцинация мөмкинлеген дә
кулдан ычкындырмаска кирәк. Бушлай вакциналар күләме дә зур – ярты миллионнан
артык, мөмкинлектән файдалынарга кирәк”, - дип җиткерде Казан Мэры Илсур
Метшин.