(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Алсу Сафина). 5-6
октябрь көннәрендә Казанда узган экологик акция кысаларында 5 тоннадан артык
макулатура җыелган: акцияләр Батурин, Дзержинский, Павлюхин һәм Ипподром
урамнарында узган иде. Мэрия вәкилләре дә катнашкан чараның нәтиҗәләре турында бүгенге
эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты
рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләп үтте.
Татарстан башкаласында акция ТКХ комитеты инициативасы белән
“Чиста мохит” компаниясе белән булышлыгында оештырылды.
Макулатураның иң зур өлешен – 1 тоннадан артыгын – ТКХ комитеты
тапшырды. И.Гыйниятуллин ассызыклап узганча, әлеге эш бүлекчәләрдә даими
нигездә алып барыла, шуңа да яхшы нәтиҗәләр күрсәтелгән. 700 кг тирәсе макулатураны
Финанс идарәсе тапшырган, 450
кг – “Идел буе районының идарәче компаниясе”. Макулатура
җыюдан кергән акчалар хәйрия максатларына юнәлтеләчәк.
“Әлеге эшкә район администрацияләренең кушылуы кирәк. Халыкка
ничек мәгълүмат җиткерергә кирәклеген, күчмә пунктның кайсы ишегалдына
киләчәклеген уйлап бетерегез”, - дип чакырды шәһәр җитәкчесе. Макулатура җыю
буенча күчмә мобиль пунктлар эше икенчел чималны селектив җыюга күчештә арадаш
этап булырга мөмкин, дип саный ул.