И.Метшин банкноталар символлары өчен тавыш бирү турында: “Бу – Казанның никадәрле дуслары булуы турында сөйли”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин 200 һәм 2000 номиналдагы яңа банкноталар өчен символларга тавыш
бирүдә Татарстан башкаласына ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Исегезгә
төшерәбез, “Россия 1”
телеканалының туры эфирында узган йомгаклау тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан 537
мең 843 тавыш җыйды һәм, Севастополь һәм Дальний Востокка лидерлыкны биреп,
өченче урын алды.
Илсур Метшин җиңүчеләрне котлап үтте. “Җиңү теләге бездә зур
иде, - диде шәһәр җитәкчесе бүген эшлекле дүшәмбе вакытында. – Тавыш бирүдә
катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерәм”. Ул Казан файдасына тавышларын
шәһәр һәм Татарстан халкы гына бирмәгәнлеген искәртеп үтте. “Күп тавышларның
республикадан читтә яшәүчеләрдән килүе икеләтә шатландыра. Бу – безнең өчен зур
һәм кадерле бүләк”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
“Барыгызга да зур рәхмәт. Бу – Казанның никадәр дуслары
булуы турында сөйли. Җиңүләребез алда булыр әле, дип ышанып калабыз”, - дип
өстәде ул.