Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казан Кремлендә ТР тарихи
һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы утырышы булды. Чарада
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге Советның рәисе
Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин
һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям
Ана иконасы соборын булдыру турында Указлар 2015 елның 4-нче ноябрендә –
Халыклар бердәмлеге көнендә имзаланганлыгын искәртеп үтте.
Республика җитәкчесе 21-нче майда – Идел Болгарстанының
Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне Болгар ислам академиясе нигезенә
капсула салу ниятләнгәнлеген җиткерде. 21-нче июльдә исә, Казан Мәрьям Ана
иконасы көнендә, аның исемендәге торгызылачак соборның да нигезенә таш салу планлаштырыла.
Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә беренче таш салу тантанасына Мәскәү һәм
бөтен Россия патриархы Кирилл килүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.