(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Зилә Гайфи). Татарстан башкаласында
Казан Мэры кубогына бадминтон буенча турнир старт алды. Чарада республиканың
3810 яшь спортчысы катнаша. Ярышларга стартны шәһәр җиткәчесе Илсур Метшин
бирде.
Ярышлар икенче тапкыр уздырыла, бу елда Казан командаларына
Алексеевск, Саба, Кайбыч, Аксубай, Чистай, Кама Тамагы, Әлки, Буа, Түбән Кама
һәм Кукмара районнары вәкилләре дә кушылды. Узган елдан аермалы буларак, турнир
4 этапта уза, аларда 3800 кеше катнаша.
Илсур Метшин турнир кунакларын һәм катнашучыларын сәламләде
һәм чараның ел саен үтә башалавын билгеләп үтте. “Бу елда без Мэр Кубогына
бадминтон буенча турнирны икенче тапкыр уздырабыз, ярышларга бөтен Татарстаннан
иң яхшы спортчылар җыелды. Без бадминтонның шәһәрдә һәм республикада зур тизлек
белән үсүе өчен шатбыз, спортның әлеге төренә зур игътибар бирелә. Татарстан
Президенты ярдәме белән Казанда бу елда Бадминтон үзәге ачылды. Балаларны финалга
әзерләүче тренерларга рәхмәт җиткерәм. Бадминтон – спортның матур, динамик төре
һәм безнең әлеге спорт төрен массакүләм итәсебез һәм һәркемгә дә уйнар өчен
шартлар булдырасыбыз килә”, - диде шәһәр җитәкчесе һәм турнирга старт бирде.