(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Бүген Марий Эл
башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының
гомум җыелышы үтте. Чараны Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур
Метшин уздырды. “Муниципаль җир һәм милек мөнәсәбәтләре: проблемалар һәм үсеш
тенденцияләре” фикер алышуның төп темасы булды.
Очрашуны ачып, Илсур Метшин Йошкар-Ола җитәкчесе Александр Принцевка
утырышны уздыру мөмкинлеге булдырганы өчен рәхмәт белдерде. Утырышта катнашучыларга
Марий Эл республикасының баш федераль инспекторы Павел Логинов РФ Президентының
ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән мөрәҗәгать итте. Федераль инспектор
Ассоциациянең тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мәйданчык булуын билгеләп үтте.
Эш барышында ИФО әгъзалары муниципаль җир һәм милек
мөнәсәбәтләрен карадылар, әлеге мәсьәләгә караган докладларны тыңладылар, шулай
ук финанс мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Казан Башкарма комитетының Җир
һәм милек мөнәбәсәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов муниципаль җир
контролен тормышка ашыру буенча эшләр оештырылышы турындагы доклад белән чыгыш
ясады.
Докладлардан соң ассоциация әгъзалары хәзерге вакытта булган
проблемаларны да карап үттеләр.
Соңыннан Казан Мэры Татарстан башкаласында эшләп килә торган
“Халык инвентаризациясе” акциясе турында сөйләп үтте, аның нәтиҗәле һәм файдалы
проект икәнлеген җиткерде.
Казан Мэры барлык яктан да яхшы булган бер генә
муниципалитет та булмаганлыгын билгеләп үтте. “Мэрлар әңгәмәсе булды. Шәһәрләрнең
тәҗрибә уртаклашуы яхшы”, - дип хәбәр итте Ассоциация рәисе журналистларга. Аның
сүзләренә караганда, барлык карарларны да гомумиләштереп, ИФО әгъзалары законнар инициативасын үзгәртү
буенча мөрәҗәгать әзерләчәкләр, бу исә Идел буе округына гына түгел, ә илнең
барлык муницпалитетларына да булышачак.