(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Ирина Смирнова). Казан Җиңү
көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Шәһәрдә бай эчтәлекле программа әзерләнгән, Бөек
Ватан сугышы ветераннары чараның төп кунаклары булачак. Илебездәге иң төп
бәйрәм алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы
барышында рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Без һәрвакытта әлеге бәйрәмне аерым бер дулкынлану,
мәхәббәт һәм зур хөрмәт белән әзерлибез. Бүгенге көндә Казанда 18390 ветеран
яши, һәм аларның һәрберсе безнең өчен кадерле, һәрберсенә үзебезнең
игътибарыбызны, күңел җылыбызны, мәхәббәтебезне, хөрмәт һәм зур рәхмәтебезне
белдерәсе килә”, - диде И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе микрорайоннарда, мәктәпләрдә,
предприятиеләрдә, паркларда һәм скверларда бәйрәм чаралары үтәчәклеген искәртеп
үтте. 9 май көнне төп бәйрәм чаралары Ирек мәйданында, Җиңү паркында һәм “Казан
Арена” стадионы янында булачак. Казанлыларны “Үлемсез полк” тантаналы
акциясендә дә көтәләр. Гомум җыелу “Казан” милли мәдәният үзәге каршында 14.00
сәгатьтә була, маршрут 1май мәйданына кадәр узачак.
9 май бәйрәме алдыннан шәһәр җитәкчесе сугыш ветераннары
адресына котлау сүзләре ирештерде. “Сезнең батырлык, сезнең тормышыгыз – безнең
өчен зур үрнәк. Без сезне хөрмәт итәбез, горурланабыз һәм сезгә сокланабыз. Шәһәребез,
республикабыз, илебез күге һәрвакытта да тыныч, аяз булсын. Барыгызга да
сәламәтлек, иң изге теләкләребез”, - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры телевизор
караучыларга.
KZN.RU порталында Җиңү көненә багышланган махсус бүлек
булдырылды. Биредә бәйрәм чаралары программасы белән танышып була, Бөек Ватан
сугышының виртуаль музейларында йөрергә мөмкин, сугыш тарихының истәлекле
даталары белән танышырга һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.