“Фәнни шәһәрчек” инде 2016 елда Казан территориясенә кертелергә мөмкин, дип саный И.Метшин
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ирина Смирнова). Зур
булмаган “Фәнни шәһәрчек” бистәсендә яшәүчеләр инде бу елның ахырына үзләрен
казанлылар дип саный алачак. Бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы
барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Телефизор караучыларның берсе – бистәдә яшәүче Александр
Куликов бистәнең кайчан Казанга кертеләчәклеге турында кызыксынды. Илсур Метшин
“Фәнни шәһәрчек”нең Татарстанның Биектау районына кергәнлеген искәртеп үтте. Шуның
белән беррәттән әлеге бистәне Казан чикләренә кертү мәсьәләсе дә карала.
Әйтик, узган елның октябрендә “Фәнни шәһәрчек” территориясен
Казан чикләренә кертү турында ачык тыңлаулар үтте. Тыңлауларда катнашучылар
әлеге идеяне хупладылар. Соңыннан әлеге карар 2015 елның 28-нче октябрендә
Казан шәһәр Думасы сессиясендә расланды. Соңгы сүз – республиканың Дәүләт
Советында, ул кануни рәвештә чикләрне үзгәртергә тиеш. Әлеге Закон рәсми
рәвештә басылып чыкканнан соң, “Фәнни шәһәрчек” Казанның бер өлешенә әйләнәчәк.
И.Метшин фикеренчә, бу агымдагы ел ахырында булырга мөмкин.