(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ирина Смирнова). Өлеш
кертеп фатир төзетүдә потенциаль катнашучыларга, килешү төзегәндә мөмкин булган
“соры” схемаларны кулланып эш йөртә торган шикле компанияләрне сайлаудан сакланырга
кирәк. Әлеге фикерне “Эфир”
телеканалында “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Бүгенге көнгә кадәр үз фатирларына күчә алмаган өлеш кертеп
фатир төзетүдә алданучылар мәсьәләсе тапшыруның үзәк темасына әйләнде. Шәһәр
башлыгы әлеге мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында сөйләде. 2007 елдан башлап
ведомствоара комиссия тарафыннан контрольгә алынган, төзүдә каршылыклар булган 82
йортның бүгенге көндә шәһәр хакимиятләре ярдәме белән 78-е кулланышка
тапшырылган. Четаев урамында урнашкан тагын бер йортта инде эшләр тәмамланып
килә, тапшырырга әзер диярлек.
Ләкин, аңлату эшләре алып барылса да, намуссыз төзүчеләр
исемлеге кимеми. Исемлек “Фон” һәм “Свей” компанияләре төзи торган йортлар
белән тулыланган. “Хәл шактый катлаулы, ул бер көн эчендә генә түгел, еллар дәвамында
җыелып килгән. Мәсьәләнең бу кадәр җитдилеге компанияләрнең эшне ахырына кадәр
алып бара алмауларын аңлап язганнан соң ачыкланды”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы өлеш кертеп фатир төзетүдә потенциаль
катнашучыларга мөрәҗәгать итте. “Материаль чараларыгызны төзелешкә керткәнче,
төзүченең кем икәнлеген, документларның барысы да тәртиптәме икәнен игътибар
белән тикшерегез”, - диде Мэр. Ул хәзерге вакытта Торак сәясәте идарәсенең
170-тән артык йортны контрольдә тотуын әйтеп үтте. “Без һәр йорт буенча
мәсьәләнең ни дәрәҗәдә икәнен беләбез. Керемнәрегезне салганчы, ниндидер шикле
килешүләр төзегәнче, зинһар, хакимиятнең муниципаль органнарына, Башкарма
комитетка мөрәҗәгать итегез, без сезгә киңәш бирәчәкбез”, - дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин өлеш кертеп фатир төзетүдә алданучылар
мәсьәләсе буенча даими рәвештә киңәшмәләр үткәрелеп торганын әйтеп үтте. Шәһәр
башлыгы хокук саклау органнарының төзүчеләрнең активларын эзләү, кертелгән
акчаларның кайда китүен ачыклау белән шөгыльләнүләрен җиткерде. “Аңлашыла,
кешеләр шушындый хәлдә калган, һәм безнең, мэр буларак минем бурыч – алар белән
бергә булу, әлеге мәсьәләне чишү. Барлык йортлар буенча бер генә чишү юлы була
алмый. Ләкин без мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәкбез һәм һәр йортны
кулланышка тапшыру өчен системалы эш алып барачакбыз”, - дип ассызыклады И.Метшин.