(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ирина Смирнова). Муниципаль
парковкалар эшеннән кергән керемнәрнең бер өлеше юл тамгалары салуга тотылачак.
Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында
хәбәр итте.
Тапшыру барышында билгеләнеп үтелгәнчә, юл мәсьәләсе ТР
башкаласы халкы өчен иң четереклеләрдән булып тора. Шәһәрлеләрне юлларга,
ишегалларына кайчан ремонт ясалачаклыгы борчый. Алар арасында юл тамгалары салу
да актуаль. Илсур Метшин ел саен Казан юлларындагы тамгаларны яңартуга 290 млн.
сум акча тотылганлыгын җиткерде. Әмма шәһәр бюджеты чикле, ә бу елның финанс
планына әлеге пункт кертелмәгән. “Әлеге мәсьәләне, өстәмә чаралар бүлеп биреп,
Татарстан Президенты чишә. Бу елда да көтәбез. Әмма кулларны кесәгә тыгып
көтмибез”, - диде шәһәр җитәкчесе. Муниципаль парковкалар эшеннән кергән
акчаларның бер өлеше юлларга тамга салуга да тотылачак, дип билгеләп үтте ул.
“Бу – беренче карлыгач, зур булмаган акчалар, һәм, вәгъдә
иткәнчә, без әлеге керемнәрне төзекләндерүгә һәм юл тамгалары салуга тотачакбыз”,
- дип билгеләп үтте И.Метшин.