(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Екатерина Андреева). Казанда
2016 елда ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлауга 500
млн. сум акча тотылачак. Әлеге сумма – республика бюджетыннан башкала юлларын
ремонтлауга бүленгән сумманың яртысы. Бу хакта бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема”
тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Тапшыруны алып баручы Алексей Кулешов билгеләп үткәнчә,
юлларны ремонтлау – иң “кайнар” мәсьәләләрнең берсе, моны шәһәрлеләрдән килгән
күпчелек мөрәҗәгатьләр дә раслый. Шәһәр җитәкчесе соңгы 5 елда, 2011 елдан алып
2015 елга кадәр, Казан юллары, тротуарлары һәм ишегаллары ремонтына 16 млрд. сумлап
акча киткәнлеген искәртеп үтте. Нәтиҗәдә башкалада шәһәр юлларының 41%
ремонтланган, бистә юлларының – 25% һәм ремонтка мохтаҗ булган ишегалды
территорияләренең – якынча 40%.
Илсур Метшин бу елда юл ремонты бюджеты ничек ничек
бүленгәнлеген билгеләп үтте. 330 млн. сум шәһәрнең 44 юлын ремонтлауга
тотылачак. 24 бистәдәге 51 юлны ремонтлауга 167 млн. сум акча бүленгән. Шуның белән
беррәттән 38 бистә юлында яңа юл барлыкка киләчәк. Шулай ук чокыр ремонтына
акча бүлү каралган.
500 млн. сум ишегалды территорияләрен ремонтлау һәм
төзекләндерүгә тотылачак. Әлеге акчаларга 234 ишегалды һәм 22 квартал эче
юллары төзекләндереләчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин, республика бюджетыннан өстәмә
керемнәр, хөкүмәт һәм ТР Президентыннан уңай карар булган очракта, ремонтланачак
Казан юллары исемлеге киңәйтеләчәк дип билгеләп үтте.