(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген Казанның “Корстон”
комплексында XVI Россиякүләм (XI Казан венчур) ярминкә ачылды. Чарада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
катнаштылар. Шулай ук чарада катнашучыларны РФ Президенты киңәшчесе Андрей
Фурсенко сәламләде.
Ярминкәләр ачылу тантанасыннан соң, кунаклар ике өлештән
торган экспозицияне карап чыкты. Анда 55 инновацион компания үз эшләнмәләрен
тәкъдим иткән иде.
“Без сезне Татарстан Республикасы башкаласы Казанда
сәламлибез. XVI Россиякүләм (XI Казан венчур) ярминкәне оештыручыларга,
илебезнең венчур хәрәкәтенең чишмә башында торган затларга рәхмәтемне
җиткерәсем килә. Аеруча чит ил партнерларына рәхмәтемне белдерәм", - дип
мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында катнашучыларга.
Акселерация һәм ярминкә программасында катнашу өчен Россиянең
37 шәһәре һәм 15 ил стартабыннан 378 гариза килгән. Ярминкә эшендә Мәскәү, Казан,
Санкт-Петербург, Самара, Калининград һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай
ук Бакудан (Азәрбайҗан) төрле компанияләр катнаша.