(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 2016 елның март
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары
башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы
медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Март аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре
буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 4126,57 пунктны тәшкил итә. Массакүләм
мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның трнаспортчыларның пассажирларны транспортта
йөртүне 28 сумга кадәр күтәрүне сорап язган ачык хатларын шәрехләп үтүе
язылган. Шулай ук Илсур Метшин Казан һәм “Рубин” якын киләчәктә “Казан Арена”да
Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасына кабул итәр өчен кулдан килгәннең
барысын да эшләячәкләр дип билгеләп үтте.
Март медиарейтингының икенче урынында – Самара шәһәре Мэры Олег
Фурсов (1815,87 пункт), өченче урында – Саратов шәһәре башлыгы Олег Грищенко
(965,42 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы
нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы булган 31400 чыганакны – ТВ, радио,
газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ үз эченә ала.