(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген
Казанда шәһәрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча игълан ителгән икеайлык
кысаларында шәһәр күләмендәге шимбә өмәсе үтә. Традицион өмәгә Казан Мэры Илсур
Метшин җитәкчелегендәге Башкарма комитет хезмәткәрләре дә чыкты. Алар Казансу
елгасы яр буе территорияләрен тәртипкә китерделәр. Якынча мәгълүматлар буенча,
өмәдә 50 меңнән артык кеше катнаша.
Мэр шәһәрне чүптән арындырырга чыккан шәһәр халкына рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Кыш айларыннан соң барыбыз бергә зур Казан гаиләсе булып
шәһәребезне чистартуга чыгу – матур гадәткә кергән бәйрәм, бу уңайдан барыгызны
да тәбрик итәм, - диде И.Метшин. – Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт
сүзләрен җиткерәм, туган шәһәрегезне хөрмәт итегез, аны чиста, төзек, матур
итәргә тырышыгыз. Ләкин шәһәргә карата хөрмәт хисе өмә үткәрү белән генә
тәмамланмый – ул мөнәсәбәтләрнең эчкерсез булуында, күршеләргә, дусларга,
хезмәттәшләргә, шәһәребезгә килгән кунакларга карата мәрхәмәтле булуда чагыла.
Шәһәрне чиста итеп күрү теләге һәр көн саен булса иде”.
Узган 2 елдагыча, төп игътибар яр буйлары, сусаклагыч,
урман-парк зоналарын чистартуга юнәтелгән иде. Барлык район администрацияләре
территориясендәге структур бүлекчәләр, предприятиеләр, белем бирү, сәламәтлек
саклау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында Академик Парин, Айтматов
урамнары янындагы, шулай ук башка парк һәм скверлар чистартылды. Казан Башкарма
комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Рәис Зәйнетдинов сүзләренчә,
барлыгы 30 гектар
парк, бакча һәм скверны, 1 млн. квадрат метр урам-юл челтәрен, шәһәр
предприятиеләренә тоташкан 36 мең квадрат метр территорияне чистарту максатын
куйганнар. “Ел саен алып бара торган күзәтү нәтиҗәләре буенча, шимбә өмәсендә
шәһәр территориясеннән 7 мең куб метр тирәсе төрле калдыклар җыеп алына иде, -
диде Рәис Зәйнетдинов. – Бу елда да җыеп
алынган чүпнең күләме шуннан ким булмас дип өметләнәбез”.
Якынча мәгълүматлар буенча, шәһәр күләмендәге өмәдә 50
меңнән артык кеше, ике меңнән артык предприятие, учреждение катнаша, чистарту
эшенә 600 техника берәмлеге җәлеп ителгән.