(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Бүген Казанда
«Татнефть Арена» боз сараенда Дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасы
узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе
федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан Мэры Илсур
Метшин, Россия Дзюдо федерациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Ачу тантанасы яктылык тамашасы белән башланып китте. Шуннан
соң чемпионатта катнашучы илләрнең флагларын чыгардылар.
Аннары микрофон янына Россия Президенты Владимир Путин
чыкты. «Кадерле дуслар! Бүген Россиядә, иң матур шәһәрләрнең берсе –
Татарстан башкаласында, Дзюдо буенча Европа чемпионаты ачыла. Мин
ярышларда катнашучыларны, тренерларны, судьяларны, белгечләрне һәм бу бу күркәм
спорт төрен сөючеләрне сәламлим», - диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин Казанга һәм Татарстанга бу спорт бәйрәмен
оештырган өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Владимир Путин сүзләренчә,
Татарстан Республикасында спортның нәрсә икәнен беләләр, аны яраталар һәм
мондый масштаблы чараларны оештыра беләләр.
«Россиядә, шул исәптән Татарстанда, көрәш аеруча популяр.
Дзюдо да безнең илдә, башка илләрдәге кебек үк, чын популярлык казанды. Техник
алымнарның тамаша кылу өчен күркәм булуы аны чынлап торып кешеләрне җәлеп
итәрлек спорт төренә әверелдерә, ә көрәшнең бу төренең рух һәм тән камиллегенә
нигезләнгән фәлсәфәсе батырлыкка, ныклыкка, көндәшеңә ихтирамлы булырга,
куелган бурычларыңа ирешкәндә бирешмәскә өйрәтә, кешедә көрәшче холкы
тәрбияли», - диде ул.
РФ Президенты билгеләп үткәнчә, безнең илдә дзюдо үсешенә
Россия көрәшчеләре яулаган казанышлар билгеле бер дәрәҗәдә этәргеч булып тора.
«Без аларның осталыгы белән горурланабыз һәм алардан
индивидуаль зачётта да, шулай ук команда зачётында да яңа җиңүләр көтәбез. Һәм,
әлбәттә, барлык спортчыларга да уңышлар телибез. Гадел көрәштә көчлесе җиңсен!»
- диде Владимир Путин һәм 2016 елда Казандагы Дзюдо буенча Европа чемпионатын
ачык дип игълан итте.
Шуннан соң Россия гимны яңгырады.
Дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда 24 апрельгә кадәр
барачак. Ярышлар – 2016 елгы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарының
квалификацион этапларыннан берсе. Турнирда 46 илдән якынча 400 спортчы
катнашачак. Барлыгы 16 комплект бүләкләү уйнатылачак.