(Казан шәһәре KZN.RU,
22-нче апрель). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елдан соң Спортны үстерү
буенча федераль максатчан программа кысаларында хоккейга дәүләт ярдәме буенча
өстәмә программа эшләргә тәкъдим итте. Бүген бу хакта ул Казанда Россия
Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы утырышында
хәбәр итте.
Искәртәбез, утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел
буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Президенты
ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ Спорт
министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан
Мэры Илсур Метшин, Россия Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Аркадий Ротенберг, КХЛ
Директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко, Россия Хоккей федерациясе рәисе
Владислав Третьяк һәм башкалар катнашты.
«Үткән советта без Спорт буенча федераль максатчан
программада футбол ярдәмче программасын бүлү турында сөйләшкән идек. Бәлки,
хоккей буенча да ярдәмче программа эшләтеп җибәрергә кирәктер, әлбәттә инде,
2018 елдан соң – Футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле финанс йөкләнеше
кимегәннән соң», - диде Владимир Путин.
Россия Президенты искәрткәнчә, быел илебез хоккее 70 еллыгын
билгеләп үтәчәк.
«Бу елларда йөзләгән триумфаль вакыйгалар булды һәм
күренекле спортчылар тренерлар плеядасы үсеп чыкты, алар бөтендөнья
хоккее тарихына «алтын сәхифәләр» язып калдырды. Бүген безнең командалар
клублар, җыелма командалар шулай ук әйдәүче рольләрдә кала бирәләр, –
диде Владимир Путин. – Дөрес, хәзерге заман тарихында Россия хоккейчылары
бер генә мәртәбә дә Олимпия «алтынын» яулаганнары юк, һәм
2018 елда Кореядәге Уеннар – мондый нәтиҗәгә, мондый җиңүгә ирешү өчен
менә дигән мөмкинлек. Билгеле инде, масштаблы халыкара беренчелекләрдәге уңыш –
һәрчак тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Һәм безгә кайда артта калуыбызны, өстәмә рәвештә
нәрсә эшләргә кирәклекне аңлау мөһим».
Төп проблемалардан Владимир Путин матди-техник базаны атады.
Ул искәрткәнчә, бүген илдә ясалма бозлы 485 түбәсе ябык шугалак бар. Бу
Финляндиядән дә (260), Швециядән дә (358) күбрәк.
Россия Президенты фикеренчә, безнең ил өчен бу җитәрлек
түгел. Мисал итеп ул Канаданы китерде, анда 2631 шугалак. «Менә нәрсә белән
чагыштырырга кирәк. Омтылыр нәрсәләр һәм башкарыр эшләр күп әле», - дип
белдерде Владимир Путин.
Россия Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Аркадий Ротенберг
хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм
спорт советына әзерлек буенча эш төркеме Россиядә хоккейны үстерү буенча
ярдәмче программа кабул итәргә тәкъдим итте.
Аркадий Ротенберг сүзләренчә, яшьләрне даими рәвештә хоккей
белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөһим.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия тренерларын
классификацияләүнең бердәм системасын торгызу эше алып барыла.