(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген Латыш Укчылары урамында урнашкан 33-нче номерлы йортта булып
кайтты. Әлеге йортта яшәүче ханым туры эфир барышында шәһәр башлыгына
үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфатсыз булуы турында җиткергән
иде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы башлыгы катнашында “Тема” тапшыруы
“Эфир” телеканалында 27-нче апрельдә үтте.
Тапшыру вакытында Латыш Укчылары урамында урнашкан 33-нче
номерлы йортның икенче подъездында яшәүче Людмила Сабирова Мэрга башкарылган
төзекләндерү эшләренә өч ел гына үтүгә карамастан инде йортта каршылыклар
барлыкка килүе – йортның стеналарында буяулар куба башлавы, подъезга керә
торган ишекнең ябылмавы, яңгыр яуганнан соң тамбурга су җыелуы турында сөйләде.
Илсур Метшин әлеге очракны тикшерәчәге турында җиткергән иде. Бүген Л.Сабирова Мэр
белән шәхси очрашу барышында төзекләндерү сыйфатының мәҗбүри рәвештә
тикшерелергә тиешлегенә басым ясады.
Шәһәр башлыгы белән бергә әлеге объектны “Торак-коммуналь
хуҗалыгын карап тоту һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын гамәлгә
ашыра торган техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе
директоры Асия Гудзь да карады. Ул эшне кабул итеп алганда каршылыклар булмавын
җиткерде. “Каршылыклар, гадәттә, бер елдан соң башлана. Әлеге очракта буяуны әзер
булмаган диварларга сылаганнар, ягъни буяу технологиясе бозылган. Әлеге төр эш
өчен 5 елга гарантия бирелә - 5 ел эчендә подрядчы оешма бу каршылыкларны
бетерергә тиеш. Янгынга каршы куркынычсызлык таләпләре буенча, хәзерге вакытта
капиталь төзекләндерү эшләре барышында майлы буяу кулланылмый, су кушып ясалган
материал кулланыла”, - диде Асия Гудзь.
Илсур Метшин әлеге ханымга мәсьәләнең хәл ителәчәген
җиткерде. “Гарантия вакыты бетмәгән, подрядчы шушы өч елда барлыкка килгән
кимчелекләрне төзәтәчәк. Безнең сезнең белән элемтәдә булу кирәк. Соңыннан сез
эштән канәгать калу-калмавыгыз турында җиткерерсез”, - диде Мэр.
Людмила Сабирова Илсур Метшинга ишегалдында “махсус полицейскийлар”
булдыру тәкъдиме белән чыкты. Биредә балалар мәйданчыгы, юлга куелган әлеге
тамга автомобильләрнең тизлеген киметер иде, диде ул. Илсур Метшин тәкъдимнең
исәпкә алыначагын әйтте. Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров
сүзләренчә, бу елда Латыш Укчылары урамында кварталара юлларны төзекләндерү эше
каралган. Әлеге ишегалдында да төзекләндерү эшләре үткәреләчәк.
Очрашу барышында 2-нче подъездда яшәүчеләр подвалга су
керүеннән зарландылар. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне тикшерү бурычын йөкләде.
Рөстәм Гафаров сүзләренчә, мәсьәләне хәл итүгә “Водоканал” муниципаль унитар
предприятиесе җәлеп ителгән.