12 меңнән артык казанлы Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына ике ел булуны билгеләп үтте
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Антон Ноздрин). Казанда
Кырымның Россия Федерация составына керүенең ике еллыгына багышланган бәйрәм
митингы булды. Чара Казанның Меңьеллык мәйданында узды, митингта 12 меңнән
артык казанлы катнашты.
Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры
Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васыйл Шәйхразыев, Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан
Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан
Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Кырым Республикасының
Бахчасарай районы башлыгы Рефат Дәрдаров һәм башкалар катнашты.
Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да шушы
дата белән котлады. «Безнең бүген матур бәйрәм, без аны бөтен ил белән билгеләп
үтәбез. Мин барыгызны да котлыйм һәм Россиянең киләчәктә дә чәчәк атуын телим»,
- дип билгеләп үтте ТР Президенты.