(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Бүген Казанда авыр
атлетика буенча Россия Федерациясе Президентының VI Кубок ярышларын рәсми
рәвештә ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия
Федерациясе спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Татарстан Республикасының
яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россиянең Авыр атлетика
федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм Казахстан Республикасы, Үзбәкстан,
Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән авыр атлетика федерацияләре җитәкчеләре
катнашты.
Ярышлар 19-20 март көннәрендә “Ак Барс” көрәш сараенда
(Казан) Россиянең Авыр атлетика федерациясе һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе
химаясендә уза. Әлеге ярышлар Рио-де-Жанейрода үтәчәк җәйге Олимпия уеннарына
сайлап алу этапларының берсе булып санала.
Тантана 2016 елның 19 мартында Ростов-на-Дону шәһәрендәге
авиаһәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Россия Федерациясе
Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзен укыды һәм спортчыларга
уңышлар теләде. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ул үз исеменнән ярышларны
югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада авыр атлетика
буенча РФ Президентының VI Кубогын үткәрүгә зур игътибар бирелгәнлеген
ассызыклады. Ул халыкара ярышларның югары дәрәҗәдә үтәчәген билгеләп үтте һәм
спортчыларга уңышлар теләде.
Спортчыларны шулай ук Халыкара авыр атлетика федерациясе
вице-президенты, Россия авыр атлетика федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе
Александр Герасименко һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе генераль директоры
Аттила Адамфи сәламләделәр. Алар шулай ук ярышларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен
ассызыкладылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанга ярышларда катнашу өчен Румыния,
Венгрия, Польша, Чехия, Беларусь, Канада, АКШ, Әрмәнстан, Сербиядән 40 спортчы
һәм командалардан 27 вәкил килде.
Россиядән 14 спортчы (6 ир-ат һәм 8 хатын-кыз), шул исәптән
татарстанлылар - Мария Петрова һәм Андрей Деманов катнаша. Спортчылар авыр атлетиканың этеп күтәрү һәм ыргылып
күтәрү төрләре буенча көч сынашачаклар.