(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март, Зилә Гайфи). Бүген шәһәр
Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин һәм 13 шәһәр һәм республика хәйрия фондлары
һәм оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында
әһәмиятле карарлар кабул ителде.
Казан Мэры Илсур Метшин “Игелекле шәһәр” концепциясен
тормышка ашыру юлында әлеге коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның зур роль
уйнаганлыгын билгеләп үтте.
“Без киләсе биш ел эчендә иң уңайлы, яшәү өчен яхшы һәм
игелекле шәһәр булу максатын куйдык. Хәйриячелектән, иганәчелектән башка моны
эшләп булмый. Казан тарихында танылган хәйриячеләр бар, аларның эш-гамәлләре
хәйриячелекнең акча һәм материаль кыйммәтләр генә түгел, иң беренче чиратта,
яхшы мөгамәлә, игътибар һәм кайгыртучанлык икәнлеген расладылар. Нәкъ менә
әлеге сыйфатлар кешеләрне хәвеф-хәтәр, авыр тормыш ситуациясе вакытында
берләштерә дә инде”, - диде Мэр.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның чыгышлары аларның
эшчәнлекләренең никадәрле киң булуын күрсәтте. Алар ярдәм күрсәтә торган
кешеләр араасында күп балалы һәм аз керемле гаиләләр дә, ятим сабыйлар да,
инвалидлар, ялгыз аналар, өлкән яшьтәге караучысыз калган картлар, йортсыз шәһәрлеләр
дә бар.
Түгәрәк өстәл барышында хәйриячелек мәсьәләләре буенча эшче
төркем булдыру карары кабул ителде, аңа коммерцияле булмаган иҗтимагый
оешмалар, Башкарма комитетның социаль блогы вәкилләре, эшмәкәрләр һәм ММЧ
мөхәррирләре керәчәк.
Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм район администрацияләре башлыклары
катнаштылар.