(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2016 елның февраль ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән, анда
Казан Мэры Илсур Метшин беренче урында.
Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ
анализы нәтиҗәләре буенча 3801,20 пунктны тәшкил иткән. Узган айда массакүләм
мәгълүмат чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР башкаласында өлеш
кертеп фатир төзетүдә алданучылар белән үткән киңәшмәсе турында яктыртыла.
Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашкан. Моннан тыш, Илсур Метшин
Казанның кече һәм урта бизнесына ташламалы финанс ярдәме күрсәтүне арттыру
бурычын йөкләгән.
Рейтингның икенче урынында - Самара мэры Олег Фурсов (2194,28
пункт), өченче урында – Саратов башлыгы Олег Грищенко (1232,06 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 30700 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә.