(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Ксения Швецова). Казан ратушасында
Яшь гражданнар форумының йомгаклау чарасы – шәһәрнең иң актив мәктәп укучылары
катнашлыгында пленар утырыш үтте. Яшьләр форумда җиңгән проектларны тәкъдим
иттеләр һәм иң кыю идеяләр турында сөйләп үттеләр. Утырышта Казан Мэры Илсур
Метшин да катнашты. Ул яшьләр белән аралашты, аларның проектларын өйрәнде һәм
шәһәрнең киләчәген төзүдә катнашырга чакырды.
11-нче мартта башланып киткән Яшь гражданнар форумында иҗтимагый
оешмаларның активистлары һәм лидерлары катнашты, аларның саны 150-дән артып китә.
Форум эше тугыз тематик секция буенча оештырылган иде, барлык секцияләр дә
яшьләрне үстерү өлкәләренә кагылды.
Пленар утырыш форумның соңгы чарасы булды, биредә яшьләр
Мэрга үзләренең идеяләре турында сөйләделәр. Секцияләрдә барлыгы 30 төрле
проект тәкъдим ителде, иң яхшыларын тавыш бирү юлы белән сайлап алдылар.
Проектларны тәкъдим иткәннән соң, И.Метшин яшьләр белән
аралашып алды, шәхси тормышыннан мисаллар китереп үтте. Шулай ук шәһәр
җитәкчесе кызыклы һәм файдалы проектлар булдырган иң актив мәктәп укучыларын
бүләкләде. Утырышта катнашучылар Форумның Резолюциясен имзаладылар.
Чара ахырында Мэр Форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм
яшьләргә мөрәҗәгать итте. “Сез киләчәкне төзисез, шуңа да актив рәвештә иҗат
итәргә, үз идеяләрегезне тормышка ашырырга кирәк. Хәзер без бик тә мөһим документ
– Казан үсеше стратегиясе-2030-ны әзерлибез, сезне дә аны әзерләүдә катнашырга чакырабыз.
Казанның киләчәге сезнең һәм әти-әниләрегезнең фикерләренә бәйле. Теләсә нинди һөнәрдә дә иң яхшысы булырга
омтылырга кирәк, сезгә без зур өметләр баглыйбыз. Уңышлар
телим һәм тормышта үз урыныгызны табачаклыгыгызга ышанам”, - диде И.Метшин.
Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары
Лариса Сулима, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур
Һадиуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов
һәм Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров катнаштылар.