(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Екатерина Андреева). Татарстан
башкаласында, авыр икътисади ситуациягә карамастан, мәктәпләр төзелеше дәвам
ителәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы
барышында шулай дип җиткерде.
Яңа белем бирү учреждениеләрен төзү турындагы сорауны бер
шәһәрле бирде. “Балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын актив чишкән
вакытта, балалар үсә, мәктәпләр саны җитми башлады. Сез аларны төзергә
җыенасызмы?” – дип сорады телевизор караучы.
Казан Мэры Илсур Метшин кыска итеп җавап бирде: “Әйе. Төзиячәкбез”.
Узган елда ТР башкаласында ике мәктәп төзелгән. Шуларның берсе – 179-нчы
номерлысы республикадагы иң зур мәктәп булып тора, ул 1-нче сенятбрьдә Яңа
Савин районында ачылган. “Тузган торакны ликвидацияләү программасы буенча
биредә зур кварталлар үсте, һәм мәктәпне дә көткәннәр иде”, - дип искә төшерде
шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә, И.Метшин искәртеп үткәнчә, Татарстан
башкаласындагы халык күп яши торган микрорайоннарга 15 мәктәп җитми. Казан яңа
мәктәпләр төзергә әзер, уку биналарының проектлары инде булдырылды, дип билгеләп
үтте Мэр.