Соңгы 8 ел эчендә Казанда 2 меңнән артык торак йортка капиталь ремонт ясалган
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Ирина Смирнова). 2016 елда
Казанда торак йортларга капремонт ясау дәвам ителәчәк – аңа 158 бина кертелгән.
Агымдагы елдагы программаның гомуми суммасы 1,45 млрд. сумны тәшкил итә. Бу хакта
бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында
хәбәр итте.
Шәһәр җитәкчесе традиция буенча шәһәрлеләрне борчыган
сорауларга җавап бирде, алар арасында торак фондка капиталь ремонт ясау
программасы да бар иде. 2007 елда әлеге программа старт алганнан бирле Татарстан
башкаласында ике мең йортка капиталь реомнт ясалган, бу исә Казандагы
күпфатирлы йортларның 40% дигән сүз.
“Бу – зур сан, зур суммалар, миллиардлар. Һәм бу елда гомуми
суммасы 1 миллиард 450 млн. сумга капиталь ремонт ясау планлаштырыла”, - дип
хәбәр итте Илсур Метшин. Ул йортлар исемлеге билгеле булганлыгын җиткерде һәм казанлыларны
ремонт барышын актив рәвештә контрольдә тотарга чакырды.