(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында транспорт предприятиеләре вәкилләрен
җыеп алды. 13 транспорт йөртүчесеннән Казан Мэры Илсур Метшинга, транспорт һәм
юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе
Марат Зариповка юлланган ачык хатның басылып чыгуы очрашуның сәбәбе булды.
Әлеге хатта транспортчылар Казан җәмәгать транспортында тарифларны ким дигәндә
28 сумга кадәр күтәрү зарурилыгы турында әйткәннәр иде. Эшлекле киңәшмәдә
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Транспорт комитеты рәисе Айдар
Габделхаков һәм зур муниципаль һәм шәхси транспорт предприятиеләре җиткәчеләре
катнаштылар.
Илсур Метшин транспорт йөртүчеләрне сәламләде һәм әлеге
хатта тиз арада фикер алышуны таләп итә торган зур мәсьәлә торганлыгын билгеләп
үтте.
Беренчеләрдән булып сүзне “ПАТП-4” МУП директоры Наил
Садриев алды. Аның сүзләренә караганда, ситуациянең яхшылардан булмавы турында
түбәндәге мисаллар үзләре үк сөйләп тора: “ПАТП-4”тә 22 маршрутның бары тик
4-се генә табыш бирә торган, калганнары күп чыгым таләп итә. Бигрәк тә бистәләргә
йөри торган маршрутлар кыйбатка төшә. Әйтик, 40-нчы номерлы маршрутта йөрү
чынлыкта 30 сумга төшә, 78-нче номерлы маршрутта – 33 сумга, 76-нчы номерлы
маршрутта – 32 сумга. Керемнәрне төрлелеге табышлы маршрутлар хисабына
тигезләшә. “ПАТП-4”тә генә дә дебитор бурычлары узган ел ахырында 25 млн. сумны
тәшкил иткән.
“ПАТП-2” МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин да гамәлдәге
тарифларның чынлыктагы йөртү бәясенә туры килмәгәнлеген билгеләп үтте.
Йөртүчеләр билгеләп үткәнчә, күчмә составның тузганлыгы
маршруттан планнан тыш чыгуларга йогынты ясый ала, ягъни транспорт йөртүчеләр
пассажир транспорты хәрәкәтенең гамәлдәге интервалын гарантияли алмыйлар. Күп кеше
сыйдырышлы автобус эксплуатациясе срогы 8 ел яисә миллион километр. Айдар
Габделхаков сүзләренә караганда, әлеге ике күрсәткеч тә Казанда артып киткән.
Күчмә составның тузганлыгына кадрлар проблемасы да килеп
өстәлә, әйтик, аларның 70% - казанлылар, ә 30% - чит ил гражданнары. “ПАТП-4”
йөртүчеләренең уртача хезмәт хакы 40 мең сумны тәшкил итә, әмма хезмәткәрләрнең
даими алмашынып торуы 44%-та тора.
Шуның белән беррәттән, транспортчылар билгеләп үткәнчә,
рейсларны башкару даимилеге Казанда Россиядәге иң зуры булып тора һәм 92%
тәшкил итә, Европада исә әлеге күрсәткеч 96%. Бу зур чыгымнар таләп итә, шул ук
вакытта транспорт йөртүчеләргә дә зур йөк төшә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казандагы җәмәгать
транспортларында каралган гамәлдәге тарифлар Россиянең зур шәһәрләре арасындагы
иң түбәне булып санала.
“Тарифларның үсүе инфляцияне узарга тиеш түгел. Без зур юл
үттек – “ПАЗик”лардан алып “ГАЗель”ләргә кадәр, яхшы җәмәгать транспорты
системасын булдырдык. Без әлеге хаоска кайтырга җыенмыйбыз. Кешеләр уңайлы
автобусларга, троллейбусларга һәм трамвайларга ияләште. Дөньякүләм ярышлар
вакытында башкарылган эш өчен барчагызга да рәхмәт белдерәсем килә. Безгә
җәмәгать транспорты өчен кызарырга туры килмәде. Күчмә состав вакытында
яңартылып барылды. Барысы да кыйбатланганлыгы аңлашыла. Әйдәгез бергәләп эчке
ресурсларны табыйк”, - дип чакырды Мэр.
“Без эшнең сыйфатына зыян китерә алмыйбыз. Безнең бурыч –
шәһәр транспортыннан кулланучылар санын арттыру. Тарифны яхшылап санарга һәм ТР
Тарифлар буенча дәүләт комитетына раслатырга җибәрергә кирәк. Пассажирлар белән
фикерләшеп эшләү мөһим. Тарифны ирексездән күтәрәләр икән, хезмәт күрсәтү
дәрҗәсен дә, транспорт паркын яңартуны да дәвам итәргә кирәк. Планканы сакларга
һәм тарифны барлык кешеләрне дә исәпкә алып башкарырга кирәк”, - диде Мэр.