(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казан Мэры, “Рубин”
футбол клубы президенты Илсур Метшин бүген “Матч ТВ” федераль спорт
телеканалында “Один день с Лигой” дигән ток-шоуда катнашты. Россия футбол
премьер-лигасы президенты Сергей Прядкин, ЦСКА президенты Евгений Гинер һәм “Локомотив”
президенты Ольга Смородская катнашында үткән тапшыруда “Россия футболы нинди
үзгәрешләр кичерә?” дигән тема күтәрелде. Тапшыру модераторлары – алып
баручылар Кирилл Кикнадзе һәм Константин Генич.
Очрашуда катнашучылар футбол буенча Россия чемпионатын
үткәрү формуласының үзгәрүе (яз-көз айларыннан көз-яз айларына күчүе), футбол
кырларының һәм манежларның сыйфаты, стадионнарны халык белән тулы итү,
легионерларны сатып алу, балалар һәм яшүсмерләр футболын үстерү, бизнес-тармак
буларак футболның ни дәрәҗәдә үз-үзен аклавы турында фикер алыштылар.
Матчларга халыкның ни дәрәҗәдә йөрүе турында сүз алып
барганда, ЦСКА президенты Евгений Гинер күп кенә стадионнарның җанатарлар
күрергә теләгән таләпләргә җавап бирмәве турында әйтеп үтте. “Локомотив” президенты
Ольга Смородская, үз чиратында, матчларда “фанатлар көрәше түгел, ә бәйрәм рухы
һәм мәхәббәт хисе” чагылырга тиешлеген ассызыклап әйтте. “Рубин” футбол клубы
президенты Илсур Метшин тамашачыларның танылган командалар арасындагы уеннарга
йөрергә әзер икәнлеген әйтеп үтте. “Ливерпуль”га халыкны чакырырга авыр түгел”,
- диде И.Метшин. “Рубин” президенты сүзләренчә, футбол матчына 45 мең
тамашачыны җәлеп итү (Татарстан башкаласының төп футбол аренасы булган “Казан
Арена”га нәкъ менә шуның кадәр халык сыя ) – бер көндә генә башкарып чыга
торган эш түгел. “Без яңа җанатарлар тәрбияләргә телибез”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанның мәктәп укучылары менә шул рухта тәрбияләнә
алачаклар. И.Метшин хезмәттәшләренә мәктәп укучылары арасында “Иң яхшы футбол
классы” дигән чара үткәрелүе турында сөйләде. “Рубин” матчларына билет сатып
алып, аңа тулы сыйныф белән барган очракта укучылар кыйммәтле бүләкләргә ия
була алалар.
Клубларның президентлары футбол буенча яңартылган ил
чемпионатына стадионнарның әзерлеге турында да сөйләштеләр. “Чемпионат ахырына
кадәр калган барлык матчларны без “Казан Арена”да үткәрергә телибез”, - диде
Татарстан башкаласы Мэры. И.Метшин шәһәрдә шулай ук премьер-лига матчларын
кабул итә ала торган “Үзәк” һәм “Рубин” стадионнары барлыгын әйттеп үтте.
“Футбол юнәлешендә башкарыла торган эшләргә килгәндә, Казанга кул чабарга гына
кирәк”,- диде Евгений Гинер, шәһәрдәге өч стадионны искә алып.
Тапшыруның төп темасы – Россия футболын үстерү турындагы
фикерләр иде. Президентларның аралашуларыннан аңлашылганча, Россиядә
балалар-яшүсмерләр футболын үстерүдә дәүләт ярдәмгә килергә тиеш. “Балалар футболы
– ул академия белән бергә, тренерлар, инфраструктура, методика дигән сүз”, - әлеге
сорауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте И.Метшин һәм ул аны
комплекслы рәвештә чишәргә тәкъдим итте. Яклар алдынгы Европа илләренең
тәҗрибәләрен тикшереп, әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыкладылар.
Тапшыруны алып баручы Кирилл Кикнадзеның “футбол – ул
үз-үзен аклый торган бизнес” булуы турындагы фикеренә, Евгений Гинер җыелма
команданың Германиядә бер-бер артлы җиңелүеннән соң футболга ярдәм итү буенча
шәхси-дәүләти партнерлык барлыкка килүе турында җиткерде. Ольга Смородскаяда
хезмәттәшенең фикерен хуплады. “Әлегә футболдан бернинди дә бизнес ясап
булмый”, - диде ул. Президент стадионнарда сыра эчемлекләрен сату, букмекер
конторалар эше тыелганлыгын билгеләп үтте. “Тыючы чаралар – ул кичәге көн”, -
диде Илсур Метшин. Тәртипкә килгәндә, моның җанатарларның тәрбия һәм
культурасына бәйле икәнлегенә басым ясады. “Мин мэр, футбол клубы президенты
буларак, җанатарларыбыз өчен җавап бирәм”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы.
Клуб җитәкчеләре шулай ук командаларның еврокубокларда чыгыш
ясаулары, легионерлар, трансфер кампанияләре турында фикер алыштылар.
Тапшыру ахырында Илсур Метшин эфирга чыгучыларны һәм
тамашачыларны кышкы яллардан соң “Рубин” командасының беренче матчына чакырды.
Казанлылар Краснодарның “Кубань” командасы белән 5-нче март көнне “Казан Арена”
стадионында уйнаячаклар. Очрашу – сәгать 17.00.