И.Метшин: “Без язгы ташкынны тулы әзерлектә каршы алачакбыз”
Фото sergev.ru сайтыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU,
2-нче март, Екатерина Андреева). Татарстан башкаласы язгы ташкынны каршы алырга
һәм катлаулы язгы чорда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга әзер. “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип
бедерде.
Февраль ахырындагы аномаль җылы һава торышы Казанда язгы ташкынга әзерлек буенча эшләрне
активлаштыруга сәбәп булды. Шәһәрдә язгы су басулар астында калырга мөмкин
булган территория 13 кв. км тәшкил итә, аларда 1223 кеше яши торган 386 торак
йорт урнашкан.
Казан Мэры Илсур Метшин башкала халкына шәһәр хезмәтләре һәм
предприятиеләре су басу чорына әзерлек буенча яхшы әзерлек барганлыгын
җиткерде.
“Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да, район
администрацияләре дә яхшы әзерлектә торалар. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый
калырбыз дип ышанабыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.