(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Екатерина Андреева). Шәһәр
хакимияте җәмәгать транспортында йөрүнең 28 сумга кадәр күтәрелүен хупламый. Бу
хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
Транспортта йөрүгә бәяләр күтәрелү бүгенге эфирда гына
түгел, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә дә актуаль
мәсьәләгә әйләнде. Моның сәбәпчесе – транспортчыларның Казан Мэры Илсур
Метшинга, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм ТР Тарифлар
буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зариповка юлланган ачык хатның басылып чыгуы
булды. Әлеге хаттта җәмәгать транспортында йөрү хакын 28 сумга кадәр күтәрүне
сорыйлар. Транспортчылар запас частьларның, ягулык-майлау материалларының кыйммәтләнүен
җиткерә, алар аркасында предприятиеләргә зыян килә, диләр. Хатта шулай ук
тарифларның 2014 елның февраленнән бирле үзгәрешсез калуы да билгеләнгән, ә
ташламалы категориягә ия булган гражданнар инде биш ел шул ук бәяләр буенча
йөри икән.
Казан Мэры Илсур Метшин тарифларны күтәрү карарын ТР
Тарифлар дәүләт комитеты гына кабул итә алганлыгын җиткерде. 3-нче мартта Казан
Башкарма комитетында барлык кызыксынучы яклар катнашлыгында транспортта
тарифлар күтәрелү мәсьәләсе буенча киңәшмә булачаклагын искәртте. “Иртәгә без
җыелабыз, барлык аргументларны да тыңлаячакбыз”, - диде И.Метшин.
“Без җәмәгать транспортыннан һәркемнең дә куллануын телибез,
шуңа да ул куркынычсыз, сыйфатлы һәм һәркем дә йөри алырлык булырга тиеш”, -
диде Мэр.
Илсур Метшин пассажирларга хезмәт күрсәтүче транспортчылар
белән булачак сөйләшүнең никадәрле әһәмиятле һәм катлаулы икәнлеген билгеләп
үтте. “Без һичшиксез шәһәрлеләргә Тарифлар комитетына нинди карар белән
чыгачаклыгыбызны хәбәр итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.