Илсур Метшин “Рубин” футболчылары белән очрашты
"Рубин" футбол клубы матбугат хезмәте
Футбол буенча Россия чемпионатының язгы өлеше
старт алыр алдыннан Казан Мэры, “Рубин” ФК президенты Илсур Метшин “Рубин”
уенчылары белән очрашты. Очрашу клубның яңартылган базасында узды.
Илсур Метшин “Рубин”ның яңа уенчыларын – Андрей Пилявский,
Мийо Цакташ, Денис Ткачук һәм Эмиль Бергстремны аерым сәламләп
үтте.
Яңа уенчыларны җанатарларга кичә тәкъдим
иткән иделәр. Казан клубы президенты яңа
уенчыларга истә калырлык һәм нәтиҗәле
уеннар теләде.
Илсур Метшин командага клубның үсеше буенча җитди планнары турында
сөйләде, башкарылган эшләр һәм
киләчәктәге эшләрне искәртеп
үтте.
Очрашуда шулай ук “Рубин” ФК генераль директоры Илгиз Фәхриев
һәм команданың баш тренеры Валерий Чалый
катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, 5-нче мартта “Казан Арена”
стадионында 19-нчы тур матчы булачак, анда “Рубин” Краснодарның “Кубань”
командасын кабул итә. Матч 17.00 сәгатьтә
башлана.