(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 2015 елда Казанда
рекреацион зоналарны төзекләндерү буенча эшләр күләме масштабы буенча искиткеч
зур булды. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Ратушасында узган Казан
шәһәре Думасының V сессиясе барышында җиткерде.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары булышлыгында
2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип аталды. Шәһәр паркларын торгызу
программасы эшләнде һәм расланды”, - дип искәртте Казан Мэры. Программага 28
объект керде, аларның гомуми мәйданы барлык парк зоналарының яртысын алып тора
(276 га-дан 147 га).
Республика бюджетыннан 310 млн. сум акча бүленде. Меценат-предприятиеләр
хисабына сумма өч тапкырга артты һәм 900 млн. сум булды.
Шәһәр җитәкчесе әлеге программа ярдәмендә шәһәрдә гомуми
мәйданы 2 мең кв. метр булган, җәрәхәтләнүгә каршы махсус резин капламлы балалар
һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килгәнлеген билгеләп үтте.
Сессиядә шулай ук “Чәчәк ата торган Казан” акциясе, “Әкият”
курчак театры янындагы Чәчәк фестивале турында да искәртеп үтелде.
“Игълан ителгән Су саклау зоналары елы кысаларында яр
буйларын төзекләндерү масштаблы проекты башланып китте, - диде шәһәр җитәкчесе.
– яр буе линияләренең озынлыгы 362 км тәшкил итә һәм әлегәчә яхшы яр буйлары
булганы юк иде”. И.Метшин Кремль яр буе казанлылар арасында зур кызыксыну уятканлыгын
искәртеп үтте.
Шәһәр җитәкчесе бу елда шәһәр хакимиятенең Кабан күлендә
“Эластик тасма” проектын тормышка ашыра башлавына керешәчәкләрен билгеләп үтте.
Проект яр буйларын төзекләндерүне генә түгел, шул ук вакытта экология ягын да
кайгыртуны үз эченә ала. “Әлеге җәйне без җитди проектлау һәм әзерлек эшләренә
багышлаячакбыз”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парк һәм скверларны
төзекләндерүне ахыргача тәмамлау зарурилыгын билгеләп үтте. “Әлеге участокларда
тормыш кайнарга тиеш”, - дип өстәде Р.Миңнеханов.