(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Зиля Гайфи). Узган елда
Казанның 1879 гаиләсе социаль ипотека программасы буенча фатир сайлаган. 2005
елдан башлап үзләренең торак шартларын 23 мең гаилә яхшырткан. Федераль,
республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә кабул ителгән әлеге һәм башка торак программалары
турында бүген Татарстан Президенты һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашлыгында
уза торган Казан шәһәре Думасының V сессиясендә җиткерделәр.
Инде 11 ел дәвамында гамәлгә ашырылып килә торган социаль
ипотека программасы Казандагы иң әһәмиятле һәм уңышлы гына эшләп килүче проектларның
берсе булып тора. “Бүгенге көндә 7566 гаилә фатир көтә, шуларның 4957-се –
бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләр. 2015 елда “Салават күпере” һәм “М-14” комплекслы
торак төзелеше проектларын тормышка ашыру башланды. “Салават күпере”ндә 20740
фатирга 79 йорт һәм “М-14” кварталында 3628 фатирга 17 йорт төзү планлаштырыла”,
- дип билгеләп үтте Башкарма комитетның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель
Габделхаков.
Авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләсе дә актуаль булып
тора. 2009 елда Казанда 2323 фатирлык 151 торак авария хәлендә дип табылган. Хәзерге
вакытта авария хәлендәге 90 йорттан халыкны күчерергә кирәк, әлеге йортларда
1245 гаилә яши.
Шулай ук торакка мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы
ветераннарын да фатирлар белән тәэмин итү эше бара. Узган елда күп балалы
гаиләләр дә торак шартларын яхшырта алган. “2007-2027 елларга шәһәрлеләргә
торак” программасы да әһәмиятле проектлардан санала.
Шул ук вакытта өлешкә кереп торак төзүне контрольга алу
буенча да эш дәвам итә. 2007 елда проблемалы объектлар исемлегенә кергән 82
йорттан төзелеп бетеп килә торган йортлардан 6-сы гына калып бара, аларның да
2-се кулланышкан тапшырылырга әзерләнә.