(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Россия
Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы буенча “Сочи шәһәрендә 2014 елда узган XXII
Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары” истәлек медале белән
Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләнде. Шәһәр җитәкчесенә медальне Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе
барышында тапшырды.
Шәһәр каршындагы казанышлары өчен башка татарстанлыларга да
бүләкләр, медальләр һәм мактаулы исемнәр бирелде, аларның барысын да республика
Президенты тапшырды.
Үз чиратында, Мэр шулай ук “Сочи шәһәрендә 2014 елда узган XXII
Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары” истәлек медальләрен
тапшырды. Әлеге бүләк Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкинга, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллинга, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Евгения
Лодвиговага, Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреевага, Башкарма комитет
җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗановка, шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивовка тапшырылды.
Истәлек медальләре шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитет
җитәкчесенең урынбасарлары – Александр Лобов, Наталья Гречанникова, Иван
Кузнецов, Игорь Куляжев, район администрацияләре башлыклары – Тимур Алибаев,
Андрей Лобов, Дамир Фәттахов, Рөстәм Гафаров һәм “Иске шәһәр” префектурасы”
территориясе префекты Марат Усмановка бирелде.
“Сочи шәһәрендә 2014 елда узган XXII Кышкы Олимпия уеннары
һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары” истәлек медальләре шулай ук ТР Дәүләт Советы
депутатларына һәм Казан шәһәре Думасы депутатларына да тапшырылды.