(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Антон Ноздрин). Татарстан башкаласында шәһәрлеләрне транспорт белән тәэмин итү оештырылышына игътибар бирүне дәвам итәчәкләр. Өч ел дәвамында шәһәрдә 350 автобус, 35 трамвай һәм 75 троллейбусны яңарту планлаштырыла. Бу хакта Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Казан Мэры шәһәрлеләргә транспорт хезмәте күрсәтү оештырылышын даими камилләштерергә кирәклеген билгеләп үтте. “Казанның автобус паркы 60%-ка яңартылган иде. “НефАЗ”, “МАЗ” һәм “ПАЗ” маркаларындагы тәбәнәк идәнле, күп кеше сыйдырышлы автобуслар алынды. 40 трамвай һәм 58 троллейбус булдырылды”, - дип сөйләде И.Метшин шәһәр пассажир транспорты өлкәсендәге уңышлар турында.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, җәмәгать транспортының таушалганлыгы 45%-тан алып 70%-ка кадәр. Әлеге проблеманы чишәр өчен, өч ел эчендә башкалда 350 автобус, 35 трамвай һәм 75 троллейбус алу планлаштырыла.
Шәһәр җитәкчесе юл хәрәкәте схемасын эшләү мәсьәләсенә аерым тукталып үтте. “2015 елда шәһәрнең киләчәге өчен зур әһәмияткә ия булган документ – 2030 елга кадәр перспектива белән 2015-2020 елларга юл хәрәкәте оештырылышының комплекслы схемасы эшләнде”, - дип хәбәр итте Казан Мэры. Схемада бөкеләрне бетерү һәм урам-юл челтәрен куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар расланган.
Шәһәр җитәкчесе пассажир транспорты һәм урам-юл челтәре үсеше шәһәр эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калачак дип билгеләп үтте.